Бүген 18 март – Президент сайлаулары көне
Бүген районда иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр 44 участок эшләячәк. Участоклар тулысынча җиһазланып, бу көнгә әзерләп куелган. Сайлаучылар исемлегендә 31048 кеше. Аларның барысына да чакыру кәгазьләре таратылган. Быелгы сайлау кампаниясенең яңалыкларына килгәндә, дүрт урында - Бәтке авылының мәктәптә урнашкан 2628нче участогында, Бикләннең авыл җирлеге бинасында урнашкан 2631нче, «Татарстан» совхозы...
Бүген районда иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр 44 участок эшләячәк. Участоклар тулысынча җиһазланып, бу көнгә әзерләп куелган.
Сайлаучылар исемлегендә 31048 кеше. Аларның барысына да чакыру кәгазьләре таратылган.
Быелгы сайлау кампаниясенең яңалыкларына килгәндә, дүрт урында - Бәтке авылының мәктәптә урнашкан 2628нче участогында, Бикләннең авыл җирлеге бинасында урнашкан 2631нче, «Татарстан» совхозы поселогының мәктәптә урнашкан 2640нчы һәм Круглое Поленың мәктәптә урнашкан 2643нче участогында комплекслы электрон тавыш бирү оештыралачак. Биредә сайлаучылар үз фикерләрен бары тик компьютер аша гына белдерәчәк. Әлеге участокларга барлык җиһазлар кайтарылган, комиссия әгъзалары Казанга барып өйрәнүләр үткән, өзеклекләр булмас дип ышаналар территориаль сайлау комиссиясендә. Шулай да, резервта кәгазь бюллетеньнәр дә торачак.
Территориаль сайлау комиссиясенә үзәк авылдан ерак урнашкан җирле пунктлардан мөрәҗәгатьләр кергән. Аларда яшәүчеләр сайлау көнендә билгеләнгән участокларга килүнең кыен булуын җиткергәннәр. Әлеге гражданнарның үтенечләрен истә тотып, быел гаризалар булган дүрт җирлектә - Мусабай-Заводта, Кече Шилнәдә, Новотроицкоеда һәм Мәләкәстә читтәге авылларга автобуслар белән чыгуны оештырырга уйлыйлар. Бу максатка мәктәп автобуслары файдаланылыр дип ниятләнә.
Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле гражданнардан өйдә тавыш бирүне сораган гаризалар һәм шалтыратулар да кабул ителә. Комиссия әгъзалары аларга махсус күчермә урналар белән чыгачак.
Бүген шулай ук Түбән Суыксу авыл җирлегенең мәдәният йортындагы сайлау участогында һәм Боерган авылында сату оештыру планлаштырыла. Сайлаучыларга яңа пешкән камыр ашлары, көндәлек ризыклар сатып алырга мөмкин булачак, дип белдерә РайПО рәисе, шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев