Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең эзләр – «Якты юл» тарихында

Район газетасы 45 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә әлеге мәртәбәле басма белән иҗатын, хезмәт юлын бәйләгән ветераннар да бергә җыелып, хатирәләрен яңарта. Күңелләрне кузгаткан шундый очрашуларның берсе Күзкәй авылында узды. «Якты юл»ның «аяклы тарихы», беренче журналисты, 50 елга якын хатлар бүлеген җитәкләгән легендар шәхес, яраткан остазыбыз Заһидә апа Нәбиуллина белән күрешеп сөйләшү мизгелләре алдагы язмада. 

 Әлеге очрашуны ничек сагынып, талпынып көтеп алганны үзебез генә беләбез. Заһидә апабыз да бездән ким дулкынланмаган! Башкача мөмкин дә түгел. Безнең һәркайсыбыз – 45 еллык хезмәтен, талантын район газетасының русча басмасына багышлаган талантлы тәрҗемәче Әлфия Шәйхенур кызы Сөнгатуллина да, дистә еллар дәвамында әлеге басманың алыштыргысыз мөхәррире булган Мәнүсә Зәки кызы Гыйльманова да, татар әдәби телен, граммматикасын югары һөнәри дәрәҗәдә белүче корректордан җаваплы сәркатиб дәрәҗәсенә күтәрелгән Гадәния Шәриф кызы Сафиуллина да, 20 ел дәвамында район авылларын, басу-кырларын аркылыга-буйга иңләп, «кайнар» репортажлар, үткен телле тәнкыйть мәкаләләре язган журналист Рәзинә Насыйбуллина да – Заһидә апаның яраткан шәкертләре. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, истәлекләр ташып түгелде. Талпынып иҗат итә башлаган тәүге көннәргә, редакциянең яшьлегенә кайтып килдек...
 Без – бик тә бәхетле буын. Журналистикадагы беренче адымнарыбызны искиткеч матур, тату коллективта башладык. Өлкән остазларыбызның игътибарлы карашын тоеп, һәр уңышыбызга сөенеп, үсендереп җибәргән сүзләрен, акыллы киңәшләрен тыңлап, ашкынып иҗат иттек, канатларыбызны ныгыттык. Курыкмыйча очарга, яңа иҗат киңлекләрен яуларга өйрәндек. Шушы очрашуда аларның һәркайсын тирән хөрмәт белән искә алдык. Ихлас сүзләребез мәңгелеккә күчкән «Якты юл»чылар – үтә зыялы, артык тыйнак беренче мөхәрриребез Дамир Харрас улы Вагыйзов, эчкерсез күңелле, олы йөрәкле остазыбыз, газетаны әзерләүдәге һәр звеноның сәгать механизмы кебек эшләвенә ирешкән җаваплы сәркатибебез Флера апа Сәйфетдинова, җор телле, ачык йөзле корректорыбыз Һава апа Биктимерова, сабый баладай садә күңелле шагыйребез Хәниф абый Хөснуллин, журналист Гамир абый Гайфетдиновлар рухына изге дога булып барсын. 
 Шулай ук шәхсән үземне газета журналистикасына җитәкләп алып кергән, һәр жанрның үзенчелегенә төшендергән талантлы оештыручы, кыю җитәкчебез Халидә Бариевна Гумеровага гомерем буе рәхмәт укып яшим. Ул җитәкчелек иткән елларда журналистның абруе аеруча югары булды. Хуҗалык җитәкчеләре махсус машина җибәреп, зурлап каршылый торган иде. Район башлыклары да газета битләрендә чыккан һәр язмадан хәбәрдар булды. Канатланып, җиң сызганып иҗат иттек. Ә без язганнарны олысы-кечесе яратып укыды. Район сулышын, йөрәк тибешен көне-сәгате белән укучыга җиткереп торучы чын барометр иде газета. 10ар мең тираж белән чыктык ул елларда. 
 Редакция тормышы көтелмәгән кызык хәлләргә дә бай иде. Инде күптән мәрхүм булган район башлыгы Алекс Гарифин улы Хәбибуллин белән бәйле бер кызык хәлне мәңге онытасым юк. Колхоз-совхоз җитәкчеләре белән күзгә-күз очрашып, бөтен мәсьәләләрне урынында хәл итүне беренчеләрдән булып күркәм традициягә керткән җитәкче ул. Тик шунысы бар: әлеге планеркалар иртәнге 3 (!) сәгатьтә башлана, бер минутка да соңга калырга ярамый. Шундый бер киңәшмәгә автостанциядән такси яллап барырга туры килде. Алекс Гарифинович соңга калып килгән бер җитәкчене тетепме-теткән мәлдә, выжылдап, такси белән килеп туктадым! Гөнаһ шомлыгына каршы, акчам җитми калды бит. Шофер ашыктыра. Чираттагы «кәмит»не карарга әзерләнгән колхоз рәисләре дә, теге бичарадан бөтен игътибарын миңа юнәлткән район башлыгы да дәррәү минем якка таба борылдылар. Ә минем башка чарам юк: шофер көтә. Тәвәккәлләп, алар тезелеп баскан җиргә килдем дә кемнән дә булса, бурычка акча сорыйм. Мәрхүм Алекс Гарифинович бөтен басуны яңгыратып көлеп җибәрмәсенме! Каккан казык кебек үрә каткан җитәкчеләргә дә җан керде. Кемдер акча бирде. Көлешә-көлешә басу түренә кереп киттек. 
 Кызык вакыйгаларга кабат-кабат әйләнеп кайттык. Заһидә апаның өр-яңа пальто белән сенаж базына төшеп кайтуын да, минем «30 сыердан бер чиләк сөт!» дигән тәнкыйть мәкаләм чыкканнан соң, оятка калган хуҗалык рәисенең кызарынып-бүртенеп: «Тагын шулай итеп язсаң, атам мин сине!» дип дулаганын да көлеп искә алдык. 
 Якын кешең белән очрашуның һәр сәгате мизгелгә тиң дип, юкка гына әйтмиләр. Заһидә апабыз янында көне буе кунак булсак та, күңелгә нәрсәдер җитмичәрәк, алгысынып калды. Әйтәсе сүзләрнең әле яртысы да әйтелмәде. «Кыш көне чана тартып булса да килегез!» дип, шаяртып озатып калды ул безне. Шунысы куанычлы, кайчандыр очарга, чумылып иҗат итәргә өйрәткән кадерле остазыбыз бүген дә сафта. 84 яшендә дә яраткан газетасы өчен берсеннән-берсе матур мәкаләләр язып, авылдашларын, район хезмәтчәннәрен куандыра ул. 
 Шушы иҗат талпынышларың әле озак елларга җитәрлек яшәү дәрте, егәрлек өстәп торсын Сезгә, Заһидә апа! Бергә каршыласы юбилейлар алда әнә күпме!

Рәзинә Насыйбуллина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 
/ Тәнзилә Шәйхнурова фотосы. 

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X