3 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Безнең эзләр – «Якты юл» тарихында
Район газетасы 45 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә әлеге мәртәбәле басма белән иҗатын, хезмәт юлын бәйләгән ветераннар да бергә җыелып, хатирәләрен яңарта. Күңелләрне кузгаткан шундый очрашуларның берсе Күзкәй авылында узды. «Якты юл»ның «аяклы тарихы», беренче журналисты, 50 елга якын хатлар бүлеген җитәкләгән легендар шәхес, яраткан остазыбыз Заһидә апа Нәбиуллина белән күрешеп сөйләшү мизгелләре алдагы язмада.
-
Саллы бүләк
Борды авылы мәктәбенә быел беренче сыйныфка 10 бала укырга керде. 1 Сентябрь – Белем бәйрәмендә укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, барлык укытучыларны «Миңнехуҗина М.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Борды авыл җирлегеннән район советы депутаты Равил Миңнехуҗин тәбрикләде. Мәктәпкә керүче балаларның һәрберсенә уку кирәк-яраклары тутырылган букча һәм акчалата бүләк тапшырды. Беренчеләр һәм аларның әти-әниләре Равил Лотфулла улына олы рәхмәтләрен җиткерде.
-
Исерек йөртүче аркасында тагын һәлакәт
29 августта Яр Чаллы – Водозабор юлының 12нче километрында ВАЗ-21102 машинасы Киа-Оптима автомобиленә бәрелә.
-
Газетага язылу башланды
1 сентябрьдән 2022 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу башланды. Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була.
-
Экологик акция кысаларында урманнарны чистарттылар
Үзләрен «Творцы жизни» дип атаган инициатив төркем Ворошилов урманчылыгы белән берлектә урман территорияләрен чистарттылар, урманнарны саклау турындагы плакат элделәр.