Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без – Төмәнне кайттык гөрләтеп

Тукай районы 30 июль көнне Төмән шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуенда  мөхтәрәм кунак булып та, Татарстан данын яклап та, мәдәни яктан бизәп тә гөрләтеп бәйрәм үткәреп кайтты. Тукайлыларның алып килгән күчтәнәчләре, татар халкының милли ризыклары, рухи хәзинәсеннән Төмәннең үзеннән генә түгел, Себернең бик күп төбәкләреннән килгән килгән төрле халыклар “авыз итте”. Себер җирендә әле мондый күркәм Сабантуеның булганы юк иде, диделәр биредә яшәүчеләр.

Белгәнебезчә, моннан берничә ел элек Төмән өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелган иде.
Ханти-Манси, Ямал-Ненец автономияле округлары да өстәлеп киңәйгәч, Төмән өлкәсе милләттәшләребез аеруча күп яши торган төбәкләрнең берсенә әйләнде. Әле берничә ел элек кенә бу җирлектә 102 мең татар яши дип исәпләнелсә , хәзер биредә 240 мең татар гомер кичерә. Алар хәзер ел да Сабантуе бәйрәмен көтеп алалар. Быелгысы бәйрәм Төмән шәһәре көне белән туры килде. Шәһәр оешуга 436 ел тулды.Шуңа да шәһәрнең барлык почмакларында бәйрәм рухы иде. Иң көчле, дәртле яңгыраган моңнар, җырлар татарча булгандыр мөгаен.
Тукай районы делигациясе шушы бәйрәмгә җентекләп әзерләнеп бардылар. Алар Сабантуена килүчеләрне  җыр-бию, татар тормышын чагылдырган ишегаллары белән каршы алдылар. халкыбызның төрле уеннары белән бергә сөлгеләр чигелгән, ат арбаларыннда бакчаларыбыз, кырларыбызда үскән муллык, сәүдә рәтләрендә милли ризыклар, чәкчәк, өчпочмак, бәлешләр. Бәйрәм башланырга күп вакыт калмаган иде. Себер, әстерхан, мишәр, кырым һәм башка татарлар, Русслар, Себер халыклары тагы бик күп милләтләр барысы бергә бәйрәмгә җыелдылар, үзләренчә биеп күңел ачтылар. Милли киемле кызларыбыз кунакларны татар ашы белән сыйладылар. Татар китапларын, милли түбәтәйләр, калфакларны да бик яратып сатып алдылар биредә.
Төбән Сабантуенда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасарлары, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге управляющие Эдуард Вафин, Төмән шәһәре хакиме Руслан Кухарук катнашты.
Районыбыз башлыгы Фаил Камаев төмәнлеләрне, анда гомер итүче халкыбызны Сабантуе һәм шәһәр көне белән тәбрикләп чыгыш ясады. Ул милли бәйрәмебезнең халкыбызны берләштерүдә, үз аңын формалаштыруда, милли йола- бәйрәмнәребезне, телебезне саклап калуда зур роль уйнаганын билгеләп үтте. Район җитәкчесе Тукай районы хезмәтчәннәре ирешкән уңышлар турында гоурланып сөйләде. Бар халыкларга дус-тату яшәргә кирәклеген искәртте. Татарстаныбызның дөньяда тоткан абруе, урыны аерым игътибарга лаек, дип белдерде. Фаил Мисбаховичның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Эдуард Вафин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Төмән халкына, Себер татарларына юллаган котлавын ирештерде. Ул үз исеменнән дә шушы олы бәйрәм белән котлап чыгыш ясады, Төмән өлкәсе белән туган республикабыз арасында мәдәни, икътисадый багланышлар алга таба да дәвам итәр, дип ассызыклады
Борынгы гореф-гадәт буенча Сабантуй вакытында иң кечкенә төмәнле һәм иң хөрмәтле шәһәр кешесен котадылар: бүләкләр, дипломнар, Рәхмәт хатлары белән шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный һәм Төмән башлыгы Руслан Кухарук сабый Сара Фатыйховага һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйтүнә Фәхретдиновага тапшырдылар. Шулай ук яңа туган Диләрә һәм Илья Королевлар гаиләсен дә матур сүзләр белән каршы алдылар.
- Төмән безне онытылмас чорлардан ук берләштерә! Сабантуйда беренчеләрдән булып безне танылган төзүче, йортлар һәм мөһим социаль объектлар төзегән, ә 2014 елда Кырымны торгыза башлаган Рәфид Шумасов каршы алды. Күптән түгел Төмән шәһәре Думасы озак вакытлар татар мәдәнияты үзәген җитәкләгән Лилия Кәримованы Мактау китабына кертүенә шатмын. Донбасста махсус операциядә Россия Герое булган Рөстәм Сәйфуллин өчен дә шат. Без күпмилләтле төбәктә алга таба да бергә яшәячәкбез! - шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный.
Төмән Сабантуена бик күп районыбыз үзешчәннәре һәм “Болгар” бию ансамбле барып бик матур чыгышларын бүләк иттеләр. Аларның дәртле җырлары- биюләре бәйрәмнең үзгә бер ямь иде. Халык мәйдан читендәге түгәрәкләрдә дә тальян гармунга җырлап-биеп күңел ачты, биредә яшәүче татарлар туган телебезне, моңнарыбызны онытмаганнар.
Сабантуенда бер- бер артлы милли уеннар, ярышлар, узышлар башланып китә.Татарча көрәш старт ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев