4 август 2022 яңалыклары
-
Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә
Татарстан районнарында 3нче августтан башлап ястү үзгәрде. Аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Төмән сабантуен гөрләтеп кайттык!
Краснодар өлкәсе , Туапсе районы Новомихайловский бистәсендә узган “Солнечное море” Халыкара конкурстан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы данын яклап дәрәҗәле лауреат исемен алып чыгыш ясап кайтуыбыз булды, 28 июль көнне Тюмень якларына сәфәргә кузгалдык, бу юлы региональ Сабантуе үткәрергә. Юл озын, әмма Гармуннарда уйнап- җырлап озын юл кыскарган кебек тә тоелды. Тукай муниципаль районы Республикабыз данын яклап чыгыш ясады бу сабантуйда. Бик тә үзенчәлекле итеп “ татар утары” урнаштырылган иде, райондашларыбыз бик нык тырышлык белән әзерләнгәннәр бу бәйрәмгә!
-
Халыкара форумнан кайттылар
Тукай районының 8 укучысы Биләрдән кайтты. Анда «Сәләт» XI Халыкара яшьләр белем бирү “МЕДИА БИЛӘР” форумы узды. Бу киң масштаблы чара «Сәләт» төбәк клублары активистларын, фән олимпиадалары, иҗади конкурслар, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Россия Федерациясе субъектларының фәнни конференцияләре җиңүчеләрен, призерларын җыйды.
-
Без – Төмәнне кайттык гөрләтеп
Тукай районы 30 июль көнне Төмән шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуенда мөхтәрәм кунак булып та, Татарстан данын яклап та, мәдәни яктан бизәп тә гөрләтеп бәйрәм үткәреп кайтты. Тукайлыларның алып килгән күчтәнәчләре, татар халкының милли ризыклары, рухи хәзинәсеннән Төмәннең үзеннән генә түгел, Себернең бик күп төбәкләреннән килгән килгән төрле халыклар “авыз итте”. Себер җирендә әле мондый күркәм Сабантуеның булганы юк иде, диделәр биредә яшәүчеләр.