Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

Барыгызны да республикабызның төп Законы - Конституция кабул итү көне белән котлыйм. Бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлек - күпмилләтле районыбыз үсеше, халкыбызның иминлеге өчен иң кирәкле шартлар булып тора. Ә Конституциябез исә әлеге шартларның ныклы булуын тәэмин итә, аларның какшамас гаранты. Татарстан Республикасы Конституциясе - төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин...

Барыгызны да республикабызның төп Законы - Конституция кабул итү көне белән котлыйм. Бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлек - күпмилләтле районыбыз үсеше, халкыбызның иминлеге өчен иң кирәкле шартлар булып тора. Ә Конституциябез исә әлеге шартларның ныклы булуын тәэмин итә, аларның какшамас гаранты.

Татарстан Республикасы Конституциясе - төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул.

Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, республикабыз, тулаем алганда, шулай ук районыбыз төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. Социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне арттыру курсы, димәк, эзлекле төстә гамәлгә аша дигән сүз.

Хөрмәтле райондашлар, сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев