6 ноябрь 2015 яңалыклары
-
«Чишмә башы» («Истоки») смотр-бәйгесе дәвам итә. Җиңүчене сез дә сайлый аласыз
Тукай районында уздырылучы IV «Чишмә башы» («Истоки») фольклор коллективлары смотр-бәйгесе дәвам итә. Аның кысаларында авыллардагы мәдәният йортлары индивидуаль мәдәни программа әзерли. Әлеге программада һәрбер авылның тарихы чагыла, үзенчәлекләре урын ала. Әлбәттә, чараның кадагы - тукайлылар, аларның осталыгы, уңганлыгы, рухи байлыгы. «Чишмә башы» смотр-бәйгесенең максатларының берсе - әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен яңа буынга...
-
Иске Җирекледә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм узды (фото)
5 нче ноябрьдә «Дуслык» үзәге хезмәткәрләре Иске Ерыклы авылы балаларын төрле милләт вәкилләре белән таныштырды. Кечкенәләр игътибарына милләтләр иҗаты тәкъдим ителде. Балалар алдында бию, җыр номерлары белән авылдашлары чыгыш ясады, дип хәбәр итә Гөлназ Зарипова, Иске Ерыклы авылының «Дуслык» үзәге директоры.
-
Артур Җиһаншин – Россия беренчелегендә җиңүче
Шушы көннәрдә Стерлетамакта үткән Россиянең авыл халкы өчен милли спорт төрләре буенча Бөтенроссия «Көрәш» ярышында Теләнче Тамак авыл егете - Артур Җиһаншин беренче урын яулап кайтты. Шул уңайдан мин авылдашым Артур белән очрашып сөйләштем.
-
Республикабызда «IT-чемпион» конкурсы 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк
Республикабызда 18 марттан «IT-чемпион» конкурсына старт бирелде. Әлеге бәйге 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның оештыручылары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Исегезгә төшерәбез, uslugi.tatarstan.ru хезмәт күрсәтү порталында зурларны теркәгәч, мәктәп баласына 1 балл бонус бирелә. Иң күп балл җыйган һәм барлык дәүләт...
-
Газетаны ташлама белән яздырган райондашлар бүләкләр дә отты
15 октябрьдән 25енә кадәр абунәчеләр өчен газета-журналларга ташламалы бәядән язылу игълан ителгән иде. Бу көннәрдә «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына 2016 елның беренче яртысына барысы 1329 кеше язылды. Ә, гомумән, бүгенгә 1600дән артык абунәчебез җыелды. Редакция ташламалы язылу чорында абунәчеләре арасында бүләкләр дә уйнатты. Газета призларына Комсомолец поселогыннан Т....
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да республикабызның төп Законы - Конституция кабул итү көне белән котлыйм. Бердәмлек, теләктәшлек, хезмәттәшлек - күпмилләтле районыбыз үсеше, халкыбызның иминлеге өчен иң кирәкле шартлар булып тора. Ә Конституциябез исә әлеге шартларның ныклы булуын тәэмин итә, аларның какшамас гаранты. Татарстан Республикасы Конституциясе - төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин...
-
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым....