Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкының район җитәкчелегенә сораулары күп

Авыл җыеннары, һәр елдагыча, Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләреннән башланды. Бу авылларда хисап җыелышлары узган атнаның пәнҗешәмбесендә узды. Дүшәмбе көнне исә Иске Абдул һәм Сәмәкәй җирлекләрендә яшәүчеләр үз авылларында ниләр башкарылганын, 2018 елда нинди эшләр планлаштырылганын ишетергә дип җыенга килделәр. Сишәмбе исә Түбән Суыксу җирлегендә яшәүчеләр авылның мәдәният йортына җыелды.

Райондашларны мондый чарага битараф дип әйтеп булмый: һәр җирлектә, нигездә, зал тутырып килгәннәр иде. Кемдер авыл җыенына бармый калуны, авыл яңалыкларыннан хәбәрдар булмый калуны күз алдына да китерә алмый. Җыеннар актив барды, аерата мусзаводлылар сорауларны күп бирүләре белән аерылып торды, анда җыен ике сәгатьтән артык дәвам итте.

Борды

Борды авыл җирлегендә җыенга, ниһаять, халык быел беренче тапкыр җылы мәдәният йортына җыелды. Чыннан да, биредә хәзер бөтенләй башка күренеш, тун киеп тә туңып утырган чаклар артта калды. Җирлек башлыгы Роза Әбделмәнова да бу матур вакыйганы тагын бер мәртәбә искә алып үтте, чыгышын авылдагы позитив күренешләрдән башлады. Авыл зурая, йортлар арта, матурлана, төзекләнә, төрле милләт, дин кешеләре тату яши, дип билгеләп үтте ул. Җирлектә узган ел 12 яңа йорт барлыкка килгән. Җирлек башлыгының күркәм гадәте: озак еллар иңгә-иң куеп яшәүче гаиләләрне, юбилярларны, килен-каенаналарның матур мөнәсәбәтен ел саен искә ала ул. Бордының яшь гаиләләре район күләмендә уздырылган «Иң матур ишегалды» конкурсында да җиңеп киләләр - бу да җирлек өчен горурлык.

Җирлек башлыгы шәхси хуҗалыкларда мал саны кимүен билгеләп үтсә дә, терлекне һәм кош-кортны күпләп асраучыларны, җирләрне эшкәртүчеләрне аерым атады. Арсен Абдуллин, Илдус Борһанов, Илдар Әшрәфуллин, Альберт Нурлыгаянов, Григорий Соловьев, Илшат Гәрәев, Виталий Касакин, Марат Мифтахов, Валерий Мансуров шундыйлардан. Ләкин, кызганыч, «Азык-төлек корпорациясе» генә җирлектәге эшчәнлеген көннән-көн киметә, диде җирлек башлыгы.

Авыл хуҗалыгы белән беррәттән торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф, почта, китапханә һәм башка тармаклар эшчәнлеге турында әйтеп үтте Роза Николаевна.

Хәл итәсе проблемаларга килгәндә, Бордының үзәк урамындагы юлны ремонтларга кирәк, канализация системасы нык тузган, ашыгыч чара күрү таләп ителә, авылга ял паркы, спорт мәйданчыгы төзелсә яхшы булыр иде, Интернет проблемасы инде берничә ел рәттән күтәрелә.

- Мин үземне бик матур, ныклы, төзек районга килдем, дип саныйм. Проблемаларыгызны да үземнеке итеп, районны үземнеке итеп кабул итәм. Бүген бордылылар да бик матур итеп каршы алды. Менә үзегезнең бик яхшы җыелу урыныгыз булган. Район өчен гомуми хәл итәсе мәсьәләләр - яңа участокларны су, газ белән тәэмин итү, юллар төзү, бик начар хәлдә булган социаль-мәдәни объектлары бар. Тукай районы моңа кадәр икътисади яктан республикада алдынгы урыннарда барган икән - бу шулай дәвам итәргә тиеш. Авыл җирлеге башлыгы да җирләрне эшкәртү мәсьәләсенә кагылды - бер генә кишәрлек тә эшкәртелмичә калырга тиеш түгел, моның өстендә дә эшлисе бар әле, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев үз чыгышында.

Җәйләүдән Александр Кузнецов авылның Үзәк урамындагы юлның бик начар булуын җитәкчелек каршында аерым күтәрде. Фаил Камаев килербез, хәл итү юлын карарбыз, дип белдерде.

Мусабай-Завод

Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева да территориядәге һәр тармакның эшчәнлегенә аерым тукталды. Биредәге өч авылда барлыгы 501 хуҗалык бар, 905 кеше яши, мәктәптә 61 бала укый. Балаларга белем һәм тәрбия бирү шартларын яхшыртуда былтыр зур эш башкарылды - бер бинада урнашкан мәктәпкә һәм балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрелде. Дөрес, әле бакчада төркемнәрне җиһазлар белән тәэмин итәсе, уен мәйданчыгы, верандалар ясыйсы бар.

Җыенда Мусабай-Заводның мәдәният йортына капиталь ремонт кирәклеге дә искә алынды. Биредә җылыту электр системасына көйләнгән, аңа түләү аена уртача 68 мең (!) сумга төшә икән. Узган ел 1 млн сумлык грант отып, түбәсен алыштырганнар иде анысы, ул яктан проблема хәл ителгән инде. Җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева белдерүенчә, җыен узганнан соң, шимбә көнне үк мәдәният йортын төзекләндерү мәсьәләсе тагын бер мәртәбә күтәрелгән, районнан белгечләр килеп тикшергәннәр, проект әзерләргә кушылган, җәйгә ремонт булыр дип планлаштырыла, диде җирлек башлыгы.

Фаил Камаев биредә дә халыкның бердәмлеген билгеләп үтте. Әлбәттә, һәр авылдагы кебек биредә дә хәл итәсе эшләр бар. Ял һәм спорт мәйданчыклары да кирәк, яшәешне яхшырту, сөт-ит җитештерү, икътисадны үстерү өчен шартлар тудыру мөһим, диде ул.

- Авылда даими рәвештә ут сүнә, электр баганалары аварга тора, линияләр тузган, СИП-кабельләр сузу мөмкинлеге бармы? - дигән сорауны бирделәр залдан. Ләкин, кызганычка каршы, бу эшнең әле 2018 елгы планга кертелмәве турында әйтелде. Электрның өзелүе суның да өзелүенә китерә, башка проблемалар да китереп чыгара, диделәр җыенда катнашучылар. Суның бәясенә дә кагылдылар. «Нигә бездә иң кыйммәт бәя?» - дигән сорауга коммуналь оешма җитәкчесе Риф Миңнекәев бәянең районның бөтен авылында да бер булуын аңлатты.

Ташкичү авылында яшәүчеләр урам эчендәге авария хәлендәге күпер проблемасын күтәрделәр. Аның янындагы «керергә ярамый» дигән юл билгесен авыл башына ук куеп булмыймы, алайса йөк машиналарына урамга кергәч борылырга туры килә. Авыл эчендәге юллар яхшы, йөк машиналары аларны бетермәсеннәр иде, шулай ук ясалма тигезсезлекләр куйсаң да яхшы булыр иде, диделәр.

Ял парклары, спорт мәйданчыклары белән беррәттән балаларга уен мәйданчыклары төзергә кирәклеген дә күтәрделәр җыенда. Авылда калырга теләгән яшьләргә җир кишәрлекләре алуның мөмкин түгеллеген әйттеләр. Фәридә Әхмәтовна резервта чыннан да җирләрнең юклыгын билгеләп үтте.

Район үзәк дәваханәсендә ташламалы дарулар, төрле белешмәләр алу, анализлар тапшыру, инсулин белән тәэмин итү буенча сораулар күп булды. Баш табиб Галим Сабирҗанов бу сораулар буенча аңлатмалар әзерләячәген белдерде. Җаваплар газетаның киләсе саннарында басылыр.

Иске Абдул

Үз биләмәсенә алты авылны берләштергән Иске Абдул авыл җирлегендә бүгенге көндә 883 кеше яши. Шуларның дүрттән бере пенсия яшендәгеләр. Халыкның 14 проценты - 127 кеше С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куя. Авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина үз чыгышында әлеге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга авылдашлары исеменнән балалар бакчасы, әле күптән түгел генә 100 еллык юбилеен билгеләп үткән мәктәпкә һәм башка өлкәләрдә дә күрсәткән матди ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шәхси эшмәкәр Радик Шәехов та үз җирлеге тормышына битараф түгел, ярдәм кирәк булганда булыша. Марат Тәлгать улы, үз хуҗалыгында эшләүчеләргә бүләк итеп, һәр яртыеллыкта район басмасына 115 данә подписка ясый. Җирлектәге пай җирләрен С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык эшкәртә. Бер пай җир өчен авыл халкына алар 3 ц арпа, 2 ц бодай, 2 төргәк печән, чиксез күләмдә салам биргән, бәрәңге җирләрен эшкәрткән, җир салымнарын түләгән. Пай җирләре өчен аренда түләве буенча хуҗалык республикада беренче урында.

Узган елда 150 сум исәбеннән барлыгы 72 мең сум үзара салым акчасы җыелган, шуларга дәүләт тагын дүрт өлеш өстәп, 360 мең сум кергән. Бу акчаларга Мерәс авылы чишмәсе төзекләндерелгән, янгын сүндерү машинасына кирәк-яраклар, Мерәс белән Иске Абдул авылларына яңа яктырткычлар алынган, урам төзекләндерелгән. Ә Ирек-Таң авылындагы коены төзекләндерү кичектерелгән. Моның сәбәбен Резидә Хасиятовна: «Әлеге эшләр өчен каралган 12 мең сум акчага бер оешма да алынмады, шуңа күрә без әлеге сумманы 2018 елга чыгардык, үзара салым акчасыннан кергән акчаны өстәп, төзекләндерүне быел башкарып чыгарга исәплибез», - дип аңлатты.

Чишеләсе мәсьәләләрдән исә Резидә Хасиятовна Мерәс авылы су башнясының электр линиясен СИП-кабельләргә алыштыру, Торнаташ авылына су кертү проектын эшләү, авыллардагы юлларның торышын яхшырту, Торнаташ, Ирек-Таң авылларына Интернет кертү, янгын сүндерү машинасына үз йөртүчесен булдыру һәм башкаларны атады.

Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев үз чыгышында районда иң яхшылардан саналган С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның эшчәнлеген югары бәяләде, район җитәкчелегенең хуҗалыкка һәрдаим, аерым алганда, сөт комплексын булдыруда ярдәм итәчәген белдерде. Фаил Мисбахович авыл халкын шулай ук районның социаль-икътисади күрсәткечләре, башкарыла торган эшләр, алга планнар белән таныштырды.

Сәмәкәй

Авыл җирлекләрендәге хисап җыелышлары алдыннан районның хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре халыкны шәхси сораулар белән кабул итә. Сәмәкәй авылы җирлеге халкын пенсия фонды, социаль яклау мәсьәләләре борчыган. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Шәфыйковага авылның хезмәт ветераны өй телефоны өчен түләүдә 50 процент ташлама турында сорау белән мөрәҗәгать иткән. Гөлнара Хановна аңлатканча, хәзер әлеге ташлама абонент линиясе белән кулланган өчен түләүдән, ягъни 180 сумнан исәпләнә.

Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов үз чыгышында Сәмәкәй җирлегендә эшләүче «Шилнә», «Ирек» ширкәтләре, «Кама» агрофирмасы һәм авылның фермерлары эшчәнлеген билгеләп үтте. Сәмәкәй авылында Яр Чаллы шәһәренең күпбалалы гаиләләренә торак төзү өчен 272 җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Элек авылда 4 урам булса, бүгенге көндә 17 урам исәпләнә. Киләчәктә яңа йортлар төзелгән авылга аерым яңа исем бирелергә тиеш. Биредәге инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын шәһәр башкарачак. Бу нисбәттән Сәмәкәй авылыннан Гөлсинә ханымның борчулы соравы яңгырады. «Тукай районындагы күпбалалы гаиләләр өчен җир Бикләннән бирелә, ә Сәмәкәй авылыннан булган кешеләр өчен шушы Сәмәкәйдән алу мөмкин хәлме?» - диде ул. Әлбәттә, авыл кешесенә үз җирлегеннән кишәрлек бирелсә, уңайлырак булыр иде, тик һәр административ җирлеккә, бу очракта Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районына аерым бер урыннан җир бирү каралган. Инженерлык челтәрен булдыру буенча да нәкъ шул шәһәрнең, яки районның карамагына керә. Фаил Камаев бу сорау буенча Яр Чаллы хакимияте белән сөйләшүләрдән соң ачыклык кертергә вәгъдә итте. Сәмәкәйлеләр шулай ук авыл җирлегендә калырга, яшәргә, эшләргә теләгән гаиләләргә ярдәм итү проблемасы белән дә мөрәҗәгать итте. Социаль ипотека белән өй салу, авыл хуҗалыгында кимендә биш ел эшләүчеләр өчен торак булдыруда ярдәм итү программалары гамәлдә, алар белән тукайлылар да файдалана ала.

Авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов үз чыгышында почта бүлекчәсенең ябылу алдында торуын искәртеп, борчуын белдерде. Сәмәкәйле Арина апа Гатина бу мәсьәләгә карата үз фикерен әйтте: «Почта бүлекчәсе хезмәткәрләре әле яшь, эшләсеннәр, тик алардан план үтәлүне сорыйлар икән, шушы эшчәнлектә активрак булуларын таләп итәргә кирәк. Газета-журналларга язылу вакытында халыкка күбрәк агитация ясасыннар, бигрәк тә «Якты юл» газетасына. Район яңалыкларын, үлем-китемнәр, үз җирлегебез кешеләренең уңышлары, туган көннәре турында тагын каян укып була, әлбәттә, шушы газетадан. «Якты юл» - ул Тукай районының энциклопедиясе», - диде Арина Гатина. Аның бу тәкъдимен район җитәкчелеге дә хуплады. Бүгенге көндә газета мәгълүмати гына түгел, тәрбияви яктан да бик әһәмиятле.

Җыен вакытында халык медицина өлкәсендә дә үз соравын бирде. Авыл халкы барып ял итү, дәвалану өчен районның үз профилакториен булдыру ихтыяҗы бар. Фаил Мисбахович әйткәнчә, бу мәсьәләдә үзәк район дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов белән сөйләшүләр алып барыла. Авыл ФАПлары базасында берничә шундый үзәк ачу планлаштырыла. Быел исә профилакторий Күзкәй авылында ачылырга тиеш.

Җыенда шулай ук юллар, экология, салым түләү, җир, газ үткәрү һәм башка сораулар да яңгырады. Район җитәкчелеге әлеге мөрәҗәгатьләрне өйрәнеп, һәрберсе буенча ачыклык кертәчәкләрен, алдагы эш планына билгеләячәкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев