7 февраль 2018 яңалыклары
-
Сөт елгалары ташып ага: сөт күп, акча юк - Интертат
Автор: Чулпан ШАКИРОВА Фото: Расих Фәсхетдинов Сөт акчасы - авылның өмет чыганагы да, баш авыртуы да. Хезмәт хаклары вакытында бирелмәсә, пенсияң булмаса, сөт акчасы - авыл җирендә төп капитал булып саналды. Гадәттә, елның бу фасылында сөт акчасы тотрыклырак була иде. Бүген исә ул кимүгә таба бара. "Татар-информ"га Алексеевск районыннан шалтыраттылар....
-
Кәефне суган күтәрә ала
Франция галимнәре, суган инфекцияләрдән генә саклап калмый, яшәртә дә, дип белдерә. Ул баш мие эшчәнлеген дә яхшырта икән. Тикшеренүләр барышында галимнәр суганның баш мие күзәнәкләрен чистартуын ачыклаган. Аның составындагы күкертле кушылмалар канга кереп, баш миен яшәртә икән. Суган яратучылар төшенкелеккә бирелми, картайгач та хәтерләре яхшы була.
-
Авыл халкының район җитәкчелегенә сораулары күп
Авыл җыеннары, һәр елдагыча, Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләреннән башланды. Бу авылларда хисап җыелышлары узган атнаның пәнҗешәмбесендә узды. Дүшәмбе көнне исә Иске Абдул һәм Сәмәкәй җирлекләрендә яшәүчеләр үз авылларында ниләр башкарылганын, 2018 елда нинди эшләр планлаштырылганын ишетергә дип җыенга килделәр. Сишәмбе исә Түбән Суыксу җирлегендә яшәүчеләр авылның мәдәният йортына җыелды.
-
Таныклыктан мәхрүм ителү срогы аны тапшырган көннән башлана
Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң таныклыкны тапшырмыйча йөрүчеләр күп. Суд карар чыгарды, мәхрүм ителү срогы болай да шул көннән башланды, дип ялгышалар андыйлар. Шулай итеп, йөртүчеләр бу адымнары белән үзләренең хәлен тагы да катлауландыралар гына, чөнки машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү срогы суд бу турыда карар чыгарган көннән түгел,...
-
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызны Бикләнгә очрашуга чакырабыз
15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгару көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 10 февраль көнне Биклән авылының мәдәният йортында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның очрашу кичәсе үткәрелә. Очрашуга Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатлар, ветераннар, Әфган, Чечня сугышларында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан әти-әниләр, аларның якыннары, туганнары, гомумән, теләге булган һәркем килә...
-
Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 1 февральдән 2018 елның икенче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына вакытыннан алда язылу башланды. Район басмасына язылу бәясе үзгәрешсез кала. «Якты юл»ны өйгә яздыру 660 сум тәшкил итә, оешмаларга - 750 сум. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен...
-
Президентның яңартылган сайты эшли башлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңартылган рәсми сайты эшли башлады. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: http://president.tatarstan.ru/ Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа портал мобиль җайланмалар өчен яраклаштырылган. Заманча дизайн нәтиҗәсендә, түбәндәге бүлекләр бар: яңалыклар, көнүзәк вакыйгалар, фото - һәм видеорепортажлар, шулай ук республика лидерының Instagram битендәге фотолары да...
-
7 февраль көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 7 февраль көнне, Тукай районында, көн болытлы булачак, явым-төшемсез. Һава температурасы көндез -4 градус салкынлык, төнлә -5 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -9 градус салкын булачак.