Алкогольле эчемлекләр сатуда хокук бозу очраклары күп
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Г.Вафинаның хәбәр итүенчә, агымдагы елның тугыз ае эчендә алар тарафыннан Тукай районында 59 тикшерү үткәрелгән, шуның 24е алкоголь продукциясе сату буенча. Барлыгы 51 хокук бозу очрагы билгеле булган. Өй шартларында җитештерелгән самогон сатуның бер очрагы ачыкланган. Тикшерүчеләр шулай ук сыра һәм...
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Г.Вафинаның хәбәр итүенчә, агымдагы елның тугыз ае эчендә алар тарафыннан Тукай районында 59 тикшерү үткәрелгән, шуның 24е алкоголь продукциясе сату буенча. Барлыгы 51 хокук бозу очрагы билгеле булган. Өй шартларында җитештерелгән самогон сатуның бер очрагы ачыкланган. Тикшерүчеләр шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен рөхсәт ителмәгән вакытта, алкоголь продукциясен лицензиясез сату фактлары да тап булганнар. Ә Новотроицкоеда спиртлы эчемлекләрне маркировкасыз һәм тиешле документларсыз сатучы тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев