23 октябрь 2013 яңалыклары
-
Кемдә нәрсә, бездә – «Бәрмәнчек»
Күптән түгел көзнең моңсу көннәренә ямь өстәп, шаулатып өлкәннәр ункөнлеге узып китте. Һәм күп тә үтмәде Иске Җирекле авылының «Дуслык» үзәге Казаннан концерт-тамаша белән килгән кадерле кунакларны кабул итте. Татарстан Республикасының «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбле ул көнне искеҗиреклеләрне чын-чынлап таң калдырды. Коллективта барлыгы 28 артист, шуларның 27се - яшь...
-
Тимер юлчылар үз территорияләрен яшелләндерә
Агымдагы елның язгы-көзге чорында Идел-Кама регионының Куйбышев тимер юл магистрале хезмәткәрләре үз территорияләрендә 500 төптән артык яшь агач үсентесе утыртты. Миләш, юкә, алмагач, каен үсентеләренең 120ләп төбе Круглое Поле ял һәм мәдәният паркында тимер юлчылар аллеясында урын алды. Ул көнне Куйбышев тимер юл магистраленең 60тан артык хезмәткәре һәм ветераннар агач...
-
Фермер булу җиңелме?
Районыбызда үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнүче иллегә якын фермер исәпләнә. Аннан кала үзләренең крестьян-фермер хуҗалыкларын ачарга исәп тотучылар да бар. Нәкъ шундый тәвәккәлләр өчен бу атнада Казанда "Фермер мәктәбе" проекты старт алды. Алты сәгатьлек 12 дәрес дәвамында яшь фермерларга эшне оештыру тәртибе турында сөйләп, көнүзәк мәсьләләр буенча консультацияләр уздырачаклар. Уңышлы эшләүче...
-
Алкогольле эчемлекләр сатуда хокук бозу очраклары күп
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге башлыгы Г.Вафинаның хәбәр итүенчә, агымдагы елның тугыз ае эчендә алар тарафыннан Тукай районында 59 тикшерү үткәрелгән, шуның 24е алкоголь продукциясе сату буенча. Барлыгы 51 хокук бозу очрагы билгеле булган. Өй шартларында җитештерелгән самогон сатуның бер очрагы ачыкланган. Тикшерүчеләр шулай ук сыра һәм...
-
Югары Суыксуда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Дүшәмбе көнне Югары Суыксу авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Әлеге йорт 320дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Авылларда беренчел медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча республика программасы эшли башлаганнан бирле бездә дүрт авылда модульле ФАП төзелгән иде инде, ә болай итеп, районның үз көче белән аякка бастырылган медпунктлар соңгы елларда...
-
Ике көн ял итәбез
Татарстан халкы 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк. 4 ноябрьдә, Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ә 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Әлеге көннәр бәйрәм һәм ял көннәре булып тора, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау...