Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альфира Исхакова: «Төп җиңүем – тормыш иптәшем Рәифне сәхнәгә чыгару булды»

Сентябрь башында «Казан Арена» стадионында XI республикакүләм матурлык һәм гаилә конкурсы булган «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналы үтте. Әлеге конкурс ун ел эчендә киң колачлы, кызыклы социаль-мәдәни республика проектларының берсенә әйләнде. Ул үзләренең тормышларында, һөнәрләрендә алдынгы, күркәм гаилә кыйммәтләрен алга куючы, традицияләрне яратучы матур кешеләрнең очрашу урынына әверелде. «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында «Халык...

Газетабызның узган саннарының берсендә без Альфира Исхакова турында язып үткән идек инде. Райондашыбыз өчен интернет аша тавыш бирү мөмкинлеге булганын да язып аңлаткан идек. Бу тырыш, үтә дә сабыр ханым белән очрашкач, ул безгә чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтте. Мин исә конкурс турында күбрәк сөйләп китүен сорадым.

- «Нечкәбил» бәйгесе турында, анда катнашу тәкъдиме белән беренчеләрдән булып район мәдәният бүлеге чыкты. Бик теләп ризалаштым мин, тормыш иптәшем Рәиф тә миңа теләктәшлек белдерде. Әле бит балаларым - Илнар белән Илмир, шулай ук балалар йортыннан алып кайткан апалы-сеңелле бертуганнар Альбина һәм Әлфинә кызларым да мине хуплап чыктылар. Аларның ярдәмнәре белән шундый биек үрләргә менә алдым да инде, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. - Җиңел булды дип әйтә алмыйм. Җиңү өчен миңа ярдәм иткән барлык туганнарыма, район мәдәният бүлеге, мәдәният өлкәсендә эшләүче коллегаларыма, форсаттан файдаланып, рәхмәт җиткерәсем килә. Конкурсның ярымфиналында без «Каз өмәсе» халык гореф-гадәтен сәхнәләштереп күрсәттек. Әле моннан тыш махсус гаилә өстәле дә корырга кирәк иде. Безнең өстәлдә 29 төрле ризык булды. Анда татар халык ашлары: өчпочмаклар, кыстыбыйлар, чәкчәкләр, катык-майлар, ипиләр, пешереп алып килгән казлар - нәрсә генә юк иде. Жюри әгъзалары өстәл бизәлешенә дә, аны ничек тәкъдим итүне дә бәяләде. Аллага шөкер, барысын да ерып чыктык.

Альфира ханым ипләп кенә гаиләсе, йорт җире турында да сөйләп алды.

- Төп җиңүем итеп, тормыш иптәшем Рәифне сәхнә түренә алып чыгу булды. Ул минем бик тыныч, сабыр, оялчан кеше. «Нечкәбил» конкурсының ярымфиналына баргач та, бергәләшеп чыгыш ясадык. Моннан тыш, конкурска кадәр үзебез гаилә турында портфолио төзедек, фотоальбом ясаттык, видео төшердек, инша яздык. Рәиф белән бергәлектә Сәмәкәй клубында хәйрия акциясе дә оештырдык. Анда җыелган акчаны Анжела Вавилова исемендәге фондка - балалар хосписына тапшырдык. Гомумән, конкурстан тыш без гаиләбез белән химаячелек белән шөгыльләнәбез. Әле быел менә авыл кешеләре өчен ифтар ашы уздырдык, берүк савабы булсын, - дип сөйли Альфира ханым. - Гаиләмә килгәндә улым Илнар һәм киленем Гүзәл яраткан оныкларымны - Самир белән Альмирны тәрбиялиләр. Улым Илмир, кызларым Альбина белән Әлфинә - төп булышчыларыбыз. Безнең бит йорт җиребез дә зур, моннан тыш 20 үгезебез, 200дән артык тавык бар. Аларны карашырга, Аллага шөкер, балаларыбыз бар. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Янәшәмдә яраткан гаиләм, тәм табып башкара торган хезмәтем бар. Шуннан ары ни кирәк? Шуларга шөкер итеп, дөньяның һәр мизгеленнән тәм табып яшәргә кирәк дип саныйм.

Атналык киңәшмәнең берсендә Альфира Исхакованы Васил Хаҗиев жиңүе белән котлады, «Районның үрнәк гаиләсе» дигән диплом тапшырды.

- Ярымфинал үтте, хәзер исә финалга әзерләнә башлаячакмын. Финал 28 ноябрь көнне Казан шәһәренең «Пирамида» сараенда үтәчәк. Анда бөтен гаиләбез белән барырга планлаштырабыз. Мин сәхнәдә үземне, чынбарлыктагы кебек: килен дә, тормыш иптәше дә, кайнана да, әни дә, әби дә ролендә күрсәтмәкче булам. Идея бар - хәзер ныклап уйлап, аны тормышка ашырасы гына кала, - дип планнары белән бүлешә әңгәмәдәшем.

Райондашыбыз Альфира Исхаковага бары тик зурдан-зур уңышлар, гаиләсенә дә, үзенә дә исәнлек-саулык кына теләп каласы килә.

Альфира Исхаковадан хатын-кыз бәхете рецепты:
«Кеше, гаилә һәм җәмгыять - тормышыбыз терәге. Минем карашларым - күбрәк яхшылыклар эшләргә, үзең өчен яңалыклар ачарга, җәмгыятебез өчен файдалы кеше булу. Уйлавымча, хатын-кыз бәхетенең сере - ана булуда. Безнең гаиләдә тормыш иптәшем, балаларымның әтисе - табышчы да, безне яклаучы да. Ир-ат - ул гаиләнең акылы, ул гаиләнең тоткасы. Гаиләбезнең шигаре: «Гаилә - ул ышаныч, мәхәббәт һәм яхшы гамәлләр кылу. Гаилә - бәхет, киңәшләр һәм матурлык».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев