19 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Альфира Исхакова: «Төп җиңүем – тормыш иптәшем Рәифне сәхнәгә чыгару булды»
Сентябрь башында «Казан Арена» стадионында XI республикакүләм матурлык һәм гаилә конкурсы булган «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналы үтте. Әлеге конкурс ун ел эчендә киң колачлы, кызыклы социаль-мәдәни республика проектларының берсенә әйләнде. Ул үзләренең тормышларында, һөнәрләрендә алдынгы, күркәм гаилә кыйммәтләрен алга куючы, традицияләрне яратучы матур кешеләрнең очрашу урынына әверелде. «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында «Халык...
-
Кнәз авылыннан Мәдинә әби Галәлиева 90 яшендә дә район газетасын күзлексез укый
Озын гомерле әби-бабайлар авылның горурлыгы, алар язмышында - ил тарихы, алар туган илгә тугры хезмәт итү, кыенлыкларда сынмаган-сыгылмаган батырлык өлгесе. Безнең өлкәннәребез язмышында исә сынаулар күп булган. Бөек Ватан сугышы китергән коточкыч авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү, сугыштан соңгы тәмам бөлгән авылларны үз иңнәрендә күтәрү - болар барысы...
-
Бәйрәм белән бәйле рәвештә, газета киләсе атнада җомга гына чыга
24 сентябрь, киләсе атнаның пәнҗешәмбесе - Корбан бәйрәме. Татарстан Республикасында ул көнне ял итәчәкләр. Шуңа бәйле рәвештә газетаның чыгу графигы да үзгәрә. Чәршәмбе көнне, 23 сентябрьдә, газета басылмаячак. Җомга, 25 сентябрьдә, «Якты юл», гадәттәгечә, «Атна вакыйгалары» белән бергә укучыларның өенә киләчәк.
-
Авыл җирлекләре Советлары утырышлары бара
Кичә авыл җирлекләрендә авыл җирлекләре советлары утырышлары башланды. Алар өч көн дәвам итә. Утырышларда җирлек башлыклары һәм авыл җирлекләреннән район Советына вәкилләр сайлана. Район Советының 22 сентябрьдә үтәчәк беренче утырышында исә депутатлар район башлыгын һәм аның урынбасарын сайлаячаклар. Шушы ук сессиядә Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында игълан ителә.