Җәйнең соңгы аенда һава торышы нинди булачак?
Яңалыклар

Җәйнең соңгы аенда һава торышы нинди булачак?

Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Җәйнең соңгы аеның икенче декадасында һава температурасында һәм явым-төшем күләмендә сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Синоптик сүзләренә караганда, якындагы көннәрдә яңгырлар явачак, әмма алар кыска вакытлы булачак. Уртача температура көндез +20..+24 градус чикләрендә торачак градус, ә төнлә ул акрынлап кимиячәк.

«Августның өченче декадасында да шундый ук температура көтелә. Көндезге температура – +20 градус, төнге температура +10.. +15 градус тирәсендә булачак», - диде синоптик.

#Татар-информ

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев