Якты юл
  • Рус Тат
  • «Ачы күз яшьләре белән китәбез»

    Почтасыз калу куркынычы районны танытып торган поселок булган Новотроцкийга да килеп җитте. Биредә коллектив берьюлы эштән китү турында гариза язган. Мондый проблема Тукай районының байтак авылларында күзәтелә. Калмия авыл җирлегендә ике ел дәвамында почта башлыгы таба алмыйлар. Халык күп яшәгән Теләнче –Тамак һәм Биклән авыл җирлекләрендә дә почта хезмәте тиешенчә оештырылмаган – почтальоннар җитми. Без – редакция хезмәткәрләре, укучыларыбызның һәр мөрәҗәгатенә колак салабыз. Новотроицкийда почта ни өчен ябыла соң? Ни өчен почта хезмәткәрләре эш урыннарын ташлый? Монда да сәбәп хезмәт хакы түбән булу, өстәмә товар сатуга мәҗбүр итүме? Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без поселокка юл тоттык.

    Новотроицкийда урнашкан элемтә бүлеге үзәктә, заманча бинада урнашкан булуы белән игътибарны җәлеп итте. Почта 4 меңгә якын хуҗалыгы булган Новотроицкий һәм Суровка поселокларында яшәүчеләр өчен дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә иртәнге 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр эшли. 
    Биредә почта башлыгы белән бергә әниле-уллы ике хат ташучы хезмәт күрсәтә. Татьяна Петрова 2 ел элек урнашкан. Ул Суровка поселогы халкына хезмәт күрсәтә. Аның улы Владислав Петров Новотроицкий халкы белән эшли. Аларның икесен дә халык яратып, үз итеп өлгергән, аларга үзләренә ышанган кебек ышаналар. Петровлар эшебезне яратып башкарабыз, җаваплы карыйбыз, авыл халкын хөрмәт итәбез, диләр. «Шундый зур поселокка хезмәт күрсәтсәк тә, хезмәт хакының 10 мең булуына әле риза булып эшли идек, тик менә беребез җәйге ялга китеп, икенчебезгә эшне икебез өчен дә башкарырга туры килгәч, өстәп түләүнең бары тик 3 мең сум гына булуы эш дәртен бетерде. Җитмәсә, товар сату планы арта. Поселокта кибет, янәшәдә генә шәһәр була торып товар сатуы әлбәттә бик авыр. Ярар, без барыбер ничек тә билгеләнгән планны үтибез, ләкин планны тагын да арттырып куялар. Шундый шартларда да хезмәт хакы аз – яшәрлек түгел. Ачы күз яшьләре белән китәбез», – дип ярсып сөйли Татьяна Петрова. «Шундый зур поселок буенча газета гына да түгел, товар белән тулы сумкалар күтәреп җәяү йөрибез», – дип кушылды әңгәмәгә хат ташучы Владислав Петров. «Почтамт ичмасам бер велосипед алып бирсен иде. Юк. Пенсия таратканда 300-400әр мең сум акча белән чыгып китәбез. Ә бит график буенча машина да билгеләп була»,– дип сөйли ул.
    Почта башлыгы Людмила Пашкованың биредә эшли башлавына декабрьдә 1 ел була. Шушы вакыт эчендә ул үз эшен яратып өлгергән, кешеләр дә яхшы, коллектив та әйбәт», – ди. Хат ташучы Татьяна Петровага ул аеруча рәхмәтле. «Ул миннән дә күбрәк белә, шуңа да мин уң кулсыз калырга теләмим. Алар китсә, мин дә китәм», ди. 
    Почта хезмәткәрләре белән очрашуга «Россия почтасы»ның районара Чаллы бүлеге җитәк-чесе Тимофей Долголев та килде: «Ашыгырга ярамый, ботен мәсьәләне дә хәл итеп була бит, дип белдерде ул. – Халык санына карап эш күләме артык икән, бу хакта миңа аңлатып хат язарга иде. Товар сатуга килгәндә, сез аны процентлар хисабына үзегезгә өстәмә акча эшләү өчен башкарырга тиешсез. Тиктомалдан гына хезмәт хакын арттырып та, киметеп тә булмый, чөнки ул бюджет акчалары», – дип ачыклык кертте. Шунысы игътибарга лаек , Петровларның эшенә карата авыл халкыннан да, бернинди дәгъва булганы юк. Алар эшләрен зур осталык белән, яратып башкаралар. Почтамт җитәкчесе дә эш урынындагы тәртипкә карап моны таныды. Петровлар кебек фидакарь кешеләрнең кадерен белергә кирәк дип, җитәкче хәлне тирәнтен өйрәнергә вәгъдә бирде.
    Мәсьәлә ачыклык табармы-юкмы, җитәкчелек белән хезмәткәрләр бер-берсен аңлармы,җәмәгатьчелек һәм җирле үзидарә органы битараф калмасмы дигән уйлар белән әлеге мәкаләне язып утырганда ук проблеманың хәл ителүе хакында безгә яхшы хәбәр килеп иреште. 
    Почтальоннарны саклап калу проблемасына Суровка территориаль үзидарә органы да алынган. Шулкадәр зур авыл җирлегенең почтасыз калуын күз алдына китерәсезме? Газета-журналларны ничек таратырлар, өлкән яшьтәгеләр пенсияне каян алыр, ут-су өчен кайда түләрләр? Җирле үзидарә рәисе Резедә Шмелева Почтамт җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне хәл итүне катгый куя. Дөресен әйткәндә, авыл халкы да бу мәсьәләне үзагымга куярга ирек бирмәячәк. 
    Озак көттерми «Татарстан почтасы» республиканың почта элемтәсе федераль идарәсеннән рәсми җавап килде. Анда: «Новотроицкийда почта ябылу хакында сүз дә бармый», – диелә. Идарә җитәкчеләре аңлатуларынча, биредә штат сакланачак. Почтальоннарның хезмәт хакы ике өлештән тора – ул оклад һәм премия. Өстәмә хезмәтләр күрсәтеп, мәсәлән, товар сатып, иминиятләштерү эшләре башкарып, хезмәткәрләр үзләренә өстәмә акча эшли ала. Ул бер айга 5-6 мең сумны тәшкил итә. Почтальоннар өчен тагын бер күңелле яңалык – «Россия Почтасы» программасы кысаларында агымдагы елның ноябреннән республика почта бүлекләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары уртача 17 %ка артачак. 
    Безне иң сөендергәне – Татьяна һәм Владислав Петровларның эштә калуы. Алар халыкка кирәк. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: