12 август 2020 яңалыклары
-
Юкә чәчәгенең файдасы
Юкә чәчәге халык медицинасында тир куучы һәм югары температураны төшерүче чара буларак кулланыла. Ул шулай ук нервалар какшаганда да ярдәм итә.
-
«Ачы күз яшьләре белән китәбез»
Почтасыз калу куркынычы районны танытып торган поселок булган Новотроцкийга да килеп җитте. Биредә коллектив берьюлы эштән китү турында гариза язган. Мондый проблема Тукай районының байтак авылларында күзәтелә. Калмия авыл җирлегендә ике ел дәвамында почта башлыгы таба алмыйлар. Халык күп яшәгән Теләнче –Тамак һәм Биклән авыл җирлекләрендә дә почта хезмәте тиешенчә оештырылмаган – почтальоннар җитми. Без – редакция хезмәткәрләре, укучыларыбызның һәр мөрәҗәгатенә колак салабыз. Новотроицкийда почта ни өчен ябыла соң? Ни өчен почта хезмәткәрләре эш урыннарын ташлый? Монда да сәбәп хезмәт хакы түбән булу, өстәмә товар сатуга мәҗбүр итүме? Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без поселокка юл тоттык.
-
Мотокросс үтте
7 августтан 10 августка кадәр Әҗмәкәй авылы янында мотокросс буенча «ТАССРның 100 еллыгы»на багышлап «Татарстан кубогына мотокросс» һәм мотокросс буенча Россия чемпионаты этабы узды.
-
Эшләсәң – хөрмәте дә булыр
Район хуҗалыкларын-да урып-җыю актив төс алды. Һәркем һава торышының уңай торуыннан файдаланып калырга тырышты. Кырларга 120 комбайн чыкты. Бүген 15 мең гектар мәйданда игеннәр суктырып алынды. Бу – план 35 процентка үтәлде дигән сүз. Уңыш та югары – гектарыннан 44 центнер чыга. Чагыштыру өчен, республикада бу күрсәткеч – 40 центнер. Район буенча иң яхшы күрсәткеч «Ирек» хуҗалыгында. Биредә бер гектрадан уртача 58 центнер чыга. «Гигант» хуҗалыгында – 50,8, «Кама» агрофирмасында 44,4 центнер. Амбарларга 63 мең тонна икмәк кайтты. Урып-җыю белән беррәттән районның барлык хуҗалыкларында да көзге чәчү өчен туфрак әзерләү эше тәмамланды. «Ярыш» хуҗалыгы көзге чәчүне 100 гектарда башкарды.
-
Эшлекле сәфәр
Кеше хокуклары буенча ТР вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Тукай районына килде.
-
Янгыннан кисәтү приборлары куела
Республика программасы буенча Тукай районына 1500 янгыннан кисәтү приборлары кайтты.
-
Гадәттән тыш хәл
Ял көннәрендә «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында салам яндыру очраклары теркәлгән.
-
Сайлау алды пикетлары
Республикабызда «Татарстандагы өстенлекләр өчен тавыш бирәм» исемле сайлау алды пикетлары бара. Президентлыкка кандидатны хуплау пикетлары 7 августта башланды һәм ул 11 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.