Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әлеге идеяне хуплады. Россиядә киләсе 2019 ел Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин. Бу идеяне Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тәкъдим иткән. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Бу хакта ул Арчада узган "Авыл хатын-кызы игътибар үзәгендә" темасына күчмә...

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әлеге идеяне хуплады.

Россиядә киләсе 2019 ел Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин. Бу идеяне Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тәкъдим иткән. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Бу хакта ул Арчада узган "Авыл хатын-кызы игътибар үзәгендә" темасына күчмә утырышта белдерде.

"Ничек инде шатланмаска? Әгәр дә бу теләк дәүләт ярдәмнәре белән ныгытылса, тагын да яхшы булыр иде. Бу авылдагы проблемаларны чишәргә ярдәм итәр иде", - диде министр.

Матвиенко идеясен "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасы да хуплады.

"Чыннан да, авыллар 2019 елны дәүләт югарылыгында Авыл елы дип билгеләргә лаеклы", - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Аның сүзләренчә, әлеге идеяне тормышка ашыру авыл җирендә сизелерлек җанлану алып килә алыр иде.

Татьяна Ларионова шулай ук 2019 елны Авыл елы дип игълан итү турындагы мөрәҗәгатьне Федерация Советына җиткерәсен дә әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев