Якты юл тег белән яңалыклар
-
«Бик бай гаиләләрдә генә икмәк була иде»
– Мин әткәемә охшаганмын. Йөзем-кыяфәтем дә, холкым да аңардан. Ул эшкә нык, җитез, «боевой» иде, – дип сөйли Кече Шилнә авылында гомер итүче 93 яшьлек тыл ветераны Александра Петровна Подъячева. Әтисе – Петр Иванович Усов, Курск дугасында барган бәрелешләрдә катнашкан, өч тапкыр яраланып, госпитальләрдә ятса да, Берлинга кадәр барып җиткән. Сугыш тәмамлангач, туган якларына – Олы Шилнә авылына әйләнеп кайткан. Александра Петровна бүгенгәчә әтисенең фронттан өйгә кайтып кергән чагын хәтерли. «Безгә күчтәнәчкә дүрт кило ак он һәм бик тәмле казылык алып кайткан иде әти. Дүртпочмаклы казылыкны вак, юка итеп турап, безнең барыбызга да тараттылар», – дип искә ала ул. Александра Подъячева көләч йөзле, мөлаем, зирәк әби, җайлап кына хәтер йомгагын сүтә, сөйләм теле искиткеч матур – рус халык әкиятләрендәгечә, хәтере дә сокланырлык – балачак, яшьлек елларында кичергәннәрен җентекләп сөйли. Сугыш башланганда аңа 16 яшь булган.
-
Кнәзлеләр митингка ерак туганнарының фотоларын да алып килгән иде
«Татарстан» совхозы поселогында Җиңү митингы сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында башланды. Иң хөрмәтле урын бу чарада бүгенге көндә исән булган ветераннарга бирелде.
-
РайПО оешмасы Казан ярминкәсендә катнашты
Апрель аенда Тукай РайПО оешмасы үз продукциясе белән Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашты.
-
Район хуҗалыкларында язгы чәчү темплары көчәя бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 май иртәсенә районда язгы чәчү 9 процентка башкарылган. Планда каралган 50,8 мең гектар җирнең 4,7 мең гектарында чәчү үткәрелгән: болар – язгы бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере. Чәчү белән беррәттән тырмалау, минераль ашламалар кертү дәвам итә. Бүгенгә 55 мең гектар мәйдан тырмаланган, шуның 10,5 мең гектары – күпьеллык үләннәр, 41,5 мең гектары – язгы чәчү җирләре, 3 мең гектары – көзге уҗымнар. Минераль ашламалар 20,9 мең гектарга кертелгән. Әлегә районда бәрәңге утыртуга керешмәделәр.
-
Минималь хезмәт хакы күләме артты
2018 елның 1 маеннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артты һәм хәзер ул 11163 сумны тәшкил итә.