"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Көтүлекләрдә яшел үләннең мул чагы. Сыерларны тәүлек буе көткәндә, аларны саву вакытында өстәмә тукландырганда, сөт җитештерү көн саен сизелерлек арта.
15 майга хуҗалыклар сыерларны һәм таналарны җәйге лагерьларга күчерүне тәмамладылар. Маллар 36 көтүдә йөри, шуның 20се - савым сыерлар, 16сы таналар өчен.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы март аеннан сөт күрсәткечләрен бәяләүдә бер гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата сөт җитештерүне төп күрсәткеч итеп ала.
0