Якты юл
  • Рус Тат
  • Җиңүчеләр билгеле

    Күзкәй авыл җирлегендә футбол буенча район Кубогына ярышлар узды. Ярышларда катнашу өчен, сайлап алу турында беренче, икенче урын яулаган командалар чакырылды.

    Нәтиҗәләр буенча иң көчлеләр билгеләнде: беренчелекне Круглое Поле авыл җирлеге командасы яулады (тренеры - Гыйльманова Л.П.), икенче урын - "Кама Бекон" җәмгыяте командасына бирелде (тренеры - Әхкыямов А.А.). 3 урын - Кече Шилнә авыл командасында (тренеры - Әхмәтҗанов Н.В.).

    Икенче, өченче урынны яулаучылар Мактау кәгазе һәм сертификатлар белән, беренче урынга чыккан команда - җиңүче Кубогы һәм сертификат белән бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: