Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшьләр волейбол буенча көч сынашты

26-27 сентябрь көннәрендә Яңа поселогында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Уенда 1997-2000 елгы егетләр һәм кызлар катнашты.

Егетләрдән торган тугыз команда (Яңа поселогы, Круглое Поле, Иске Абдул, Теләнче Тамак, Шилнәбаш, Биклән, Новотроицкое, Мәләкәс, Мусабай Заводтан) көч сынашты. Кызлар арасында дүрт команда (Яңа поселогы, Иске Абдул, Теләнче Тамак, Мусабай Завод) ярышты.
Егетләр арасында беренчелеккә мәләкәслеләр (тренерлары В.Артемьев), икенче урынга - Мусабай Завод командасы (тренерлары Г.Бакусев), өченчегә бикләнлеләр (тренерлары Р.Исмәгыйлев) чыкты. Кызлар командалары арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде: беренче урын - Иске Абдул, икенче урын - Мусабай Завод, өченче урын Теләнче Тамак командаларында. Барлык җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев