30 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Район укытучылары республика спартакидасында катнашты
28 сентябрь көнне Казанда мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы узды. Анда безнең районның 16 белем бирү учреждениесеннән 28 укытучы катнашты. Алар йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, гер күтәрү, кул көрәштерү, мишеньга ату, йөзү, бадминтон һәм канат тартышу кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар.
-
Яшьләр волейбол буенча көч сынашты
26-27 сентябрь көннәрендә Яңа поселогында волейбол буенча район беренчелеге үтте. Уенда 1997-2000 елгы егетләр һәм кызлар катнашты.
-
Тупланмалы өлештән баш тартып, иминият өлешен тулыландырырга була
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында теркәлгән 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк гражданнарга 2014 елдан хезмәт пенсиясенең тупланмалы өлешенә иминият кертеме тарифын сайлау мөмкинлеге бирелә: аны бүгенге кебек 6 процент күләмендә калдырырга, яки пенсиянең тупланмалы өлешенә акча кертүдән баш тартып, иминият өлеше тарифын 10нан 16 процентка арттырырга була, дип хәбәр итә...