Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшьләр мини-футбол буенча көч сынашты

23-25 октябрьдә Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1998-2000 елгы егетләр һәм кызлар арасында мини-футбол буенча мәктәп беренчелеге үтте. Ярышларны төп хөкемдар - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь белгече Анатолий Шундрин ачып җибәрде. Ул спортчыларга уен тәртибен аңлатты һәм инструктаж үткәрде. Ярышта барлыгы 126 спортчы катнашты. Кызлар арасында...

23-25 октябрьдә Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1998-2000 елгы егетләр һәм кызлар арасында мини-футбол буенча мәктәп беренчелеге үтте.
Ярышларны төп хөкемдар - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь белгече Анатолий Шундрин ачып җибәрде. Ул спортчыларга уен тәртибен аңлатты һәм инструктаж үткәрде.
Ярышта барлыгы 126 спортчы катнашты. Кызлар арасында чемпионнар исемен Түбән Суыксу командасы (тренерлары Н. Фәйзуллин) яулады. II һәм III урыннарны Мусабай-Завод (Ф. Кәлимуллин) белән Яңа поселогы командалары алды. Егетләр арасында мини-футбол буенча уеннарда 11 команда ярышты. I урынны Яңа поселогы (И. Нәҗмиев) алса, II һәм III урыннарга Мәләкәс (В. Артемьев) белән Биклән (Р. Исмәгыйлев) җыелма командалары лаек дип табылды. Барлык җиңүчеләр кубоклар, Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнде, дип хәбәр итте укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А. Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт футбол