Выжлап оча чаңгы юлыннан
Бәйрәмгә килгән спорт мастеры, Олы Шилнә авылы кызы Нина Николаевна Фирстова ярышучы чаңгычыларны "булдырасыз, оланнар, шәп шуасыз", дип хуплап, финиш сызыгында ягымлы каршылый. "Сездән менә дигән олимпия чемпионнары үсеп чыгар әле", - дип күңелләрен күтәрә.
Ул үзе Олы Шилнә авылында гади эшче гаиләсендә туа. Николай Прокопьевич һәм Мария Ильинична Фирстовлар гаиләсендә дүрт бала үсә. Араларында Нина бердәнбер кыз. Өйдә әнисенә булышып, эш сөючән, тырыш бала булып үсә. Әтисе - механизатор, комбайнчы, әнисе - хисапчы-бухгалтер. Укудан бушаган вакытларында абыйлары-энесе белән тау шуарга, чаңгыда йөрергә ярата. Җәен сабан туйларында йөгерү, велосипедта узышуларда катнаша. Физкультура укытучысы кызның спортка сәләтен күреп, аны махсус спорт күнегүләренә тарта. 1970 елларда Боровецк урманында КамАЗ берләшмәсенең "Снежок" чаңгы базасы ачыла. Әтисенең бертуганы Василий дәдәй белән Нина әлеге базада чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә башлый Нина. Район ярышларында призлы урыннарны яулый. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә КамАЗ тренеры Виктор Петрович Калашников җитәкчелегендә системалы күнегүләр үтә. Сәләтле чаңгычы кызны республика һәм Союз күләмендәге ярышларга чакыра башлыйлар.
1976 елда Красногорск шәһәрендә үткән чаңгычыларның Бөтенсоюз ярышында 18 яшьлек Нина Фирстова, спорт остасы нормативын үтәп, "СССРның спорт остасы" дигән мактаулы исемгә лаек була. Шуннан соң аны даими Россия, СССР халыкара күләмендә үтә торган төрле ярышларга чакыралар. Ул СССРның яшьләр командасы составында чыгыш ясый. 1978-1979 елларда СССРның һәм РСФСРның җыелма командасы составында 5 километрлы эстафета ярышларында призлы урыннарны ала. 1978 елда 3-5 километрга яшьләр арасында шәхси-команда эстафетасында беренчелекне алып, СССР чемпионы исеменә лаек була. 1979 елда Сыктывкар шәһәрендә үткән, 3-5 километрлы эстафета ярышында - көмеш медаль Италиядә Россия җыелма командасы составында беренчелекне яулый, Свердловскида СССР халыкларының кышкы спартакиадасында, Мурманскида "Төньяк бәйрәме" һ.б. ярышларда да югары күрсәткечләргә ирешә.
1979 елда кияүгә чыга. Ике малай тәрбияләп үстерәләр. Чаңгыны ташламый. КамАЗ данын яклап, төрле ярышларда катнаша. Бүген райондашыбыз Нина Николаевна Яр Чаллы шәһәренең 27 нче урта мәктәбендә физик культура дәресләре алып бара. Җәмәгать эшләрендә катнаша. Шәһәр күләмендә үткән чаңгы ярышларын калдырмый, урта мәктәп коллективлары арасындагы ярышта да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Районыбызның Олы һәм Кече Шилнә авыллары халкы танылган чаңгы спорты остасы Нина Николаевна белән горурланалар. Аны әледән-әле укучылар белән очрашуга чакыралар. Ул спорттагы тәҗрибәсен яшьләр белән теләп уртаклаша, аларның уңышларына шатлана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 15:38Тынгысыз җан Һәр елны август аенда физкультурачылар һәм спорт сөючеләр бәйрәме билгеләп үтелә. Быел ул 13 августка туры килә. Гомерен спортка багышлаган кешеләр арабызда шактый. Шуларның берсе- Чулман аръягы төбәге милли спорт һәм уен төрләрен берләштерелгән “Батыр” исемле федерация рәисе Мәүлет Галимҗан улы Хисамиев. Ул җитәкләгән спорт федерациясе составына Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Тукай районнары ветеран спортчылары керәләр.3100
-
11 август 2022 - 12:54Дәүләт программалары үтәлә Районыбызда республика һәм федераль программалар нигезендә башкарыла торган төзү, төзекләндерү буенча эшләр үз вакытында эшләнеп килә, дәвам итә.4000
-
10 август 2022 - 15:57Тукай районының 4 кусты китапханәчеләренең төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Бүген, Теләнче-Тамак, Иске Дөреш, Мусабай-Завод авыл китапханәчеләре Теләнче-Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.13500
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.11800
-
10 август 2022 - 10:06Социаль контракт буенча түләүләр күләме арттырылачак Республикада дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү тәртибе турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Алар социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәменә дә кагылачак.000
-
9 август 2022 - 17:20Сугыш урлаган балачак Авылыбызның хөрмәтле ак әбис, сугыш чоры баласы Хәнифә әби Вәҗиева белән очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырды.17200
-
9 август 2022 - 13:28Сөт “чишмәләре” саекмас Элек-электән авыл халкы мал тотып, шуның файдасын күрергә тырыша. Ите, сөте, йомыркасы дигәндәй – үзләренә генә түгел, сатуга да киткән. Шулай да, һәр йортта тавыгы белән бергә һәрвакыт асрала торган мал ул сыер булгандыр мөгаен. Ә менә көче җиткән, хәллерәк хуҗалыкларда ике, өч хәтта дүртәр сыер асраганнар.11900
-
9 август 2022 - 12:13Авылыбызда физкультурачылар көненә багышланган бик матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абый, Рифкать абый, Фәүзия апалар каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.14900
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатма Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.11800
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүге Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.41300
-
5 август 2022 - 09:35
-
1 август 2022 - 14:00
-
28 июль 2022 - 16:10
-
11 август 2022 - 13:30Тукайлылар кырларыннан үрнәк алыпТукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.4500
-
9 август 2022 - 17:20Сугыш урлаган балачак Авылыбызның хөрмәтле ак әбис, сугыш чоры баласы Хәнифә әби Вәҗиева белән очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырды.17200
-
10 август 2022 - 09:34Тимерюлчылар көне-2022 Круглое Поле күп функцияле үзәгендә Тимерюлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тимер юлда көчле, һәм ышанычлы кешеләр генә хезмәт итә. Бу өлкәдә ирешкән казанышлар, барыннан да элек, әнә шул курку белмәс хезмәткәрләрнең казанышлары, аларның намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы15400
-
9 август 2022 - 12:13Авылыбызда физкультурачылар көненә багышланган бик матур бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмнең Гаяз абый, Рифкать абый, Фәүзия апалар каршындагы мәйданда үтүе юкка гына түгел иде. Чөнки Гаяз абый бик озак еллар физкультура укытучысы булып эшләде. Мәктәптә укыту гына түгел ул туган авылы Торнаташның тарихын барлады. Башлангыч хәрби әзерлек курсларын без аннан алдык. Алай гына да түгел, физкультурачылар көне җитсә, программа әзерләп, бүләкләрен алып килеп җитәр дә, үзе үк оештырып та җибәрер иде.14900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика