Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Укучыларның X спартакиадасы кысаларында Тукай районы көрәшчеләре яхшы нәтиҗә күрсәтте

Казан шәһәрендә укучыларның X спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Районыбыз данын яклаучы 1998 елгы малайлар һәм кызлар (тренер-укытучы Владимир Заикин җитәкчелегендә) республиканың барлык районнарыннан килгән командалар арасында III урынга лаек булдылар. Анна Митрофанова, Снежана Жданова, Татьяна Багаева, Владимир Белов, Рамазан Галиуллин, Әмир Насыйфуллин составындагы районыбыз командасы уңышлы чыгыш...

Казан шәһәрендә укучыларның X спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Районыбыз данын яклаучы 1998 елгы малайлар һәм кызлар (тренер-укытучы Владимир Заикин җитәкчелегендә) республиканың барлык районнарыннан килгән командалар арасында III урынга лаек булдылар. Анна Митрофанова, Снежана Жданова, Татьяна Багаева, Владимир Белов, Рамазан Галиуллин, Әмир Насыйфуллин составындагы районыбыз командасы уңышлы чыгыш ясады.

Шулай ук укучылар спартакиадасы кысаларында Питрәчтә узган көрәш буенча ярышларда 2000-2001 елгы малайлар (тренер Марат Мөхәммәдиев җитәкчелегендә) үз көчләрен сынап карады. Татарстан Республикасының 14 районы арасында безнең көрәшчеләр IV урында калдылар. 65 килограмма кадәрге үлчәү категориясендә Биклән авылыннан Илназ Рамазанов I урынга лаек булды. Шулай ук I урынны 75 килограммга кадәрге авырлыкта Иске Абдулдан Флер Шәяхмәтов яулады, дип хәбәр иттеләр безгә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт