Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Суыксуда хоккейчылар ярышты

Узган шимбәдә Түбән Суыксу авылының яңа кортында авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей ярышы үтте. Уенда Түбән Суыксу, Бәтке, Биклән, Күзкәй, Новотроицкое, Иске Абдул, Калмаш, Кнәз авыл җирлекләре командалары катнашты. Хоккейчылар арасыннан иң көчле команда дип түбәнсуыксулылар табылды. Икенче урын Иске Абдул, өченче урын Биклән яшьләренә бирелде. Барлык уенчылар арасыннан иң...

Узган шимбәдә Түбән Суыксу авылының яңа кортында авыл җирлеге башлыгы кубогына хоккей ярышы үтте. Уенда Түбән Суыксу, Бәтке, Биклән, Күзкәй, Новотроицкое, Иске Абдул, Калмаш, Кнәз авыл җирлекләре командалары катнашты. Хоккейчылар арасыннан иң көчле команда дип түбәнсуыксулылар табылды. Икенче урын Иске Абдул, өченче урын Биклән яшьләренә бирелде. Барлык уенчылар арасыннан иң яхшы һөҗүм итүче дип Түбән Суыксудан Айдар Шакиров, иң яхшы капкачы дип Бикләннән Илназ Мәрдәнов, иң яхшы сакчы дип Иске Абдулдан Илнур Габидуллин табылды. Җиңүчеләргә медальләр, мактау кәгазьләре тапшырылды. Уенны карарга тамашачылар да бик күп җыелган иде. Аларның һәркайсы тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт хоккей