Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Теләнче Тамакта волейбол уйнадылар

Үткән шимбәдә Теләнче Тамак авылының Яшүсмерләр клубы спорт залында ир-атлар командалары арасында Теләнче Тамак авыл җирлеге кубогына волейбол буенча ачык чемпионат үтте.

Монда барлыгы 4 команда көч сынашты. Беренчелекне Сарман спортчылары яулады, II урынга Бәтке командасы волейболчылары лаек булды. III урынны исә бикләнлеләр белән теләнчетамаклылар бүлеште.
- Волейбол турнирын оештыруда олы ярдәмне Айрат Хикматуллин күрсәтте. Шулай ук дипломнар, кубок һәм истәлекле бүләкләр алуда иганәчеләр дә ярдәм итте. Биклән командасын аерым билгеләп үтәсе килә. Әлеге команда вәкиле Салих абый Ибраһимов, өлкән яшьтә булуына карамастан (1944 елгы), яшьләргә үрнәк булырлык. Теләнче Тамак авыл җирлеге кубогына волейбол турнирын без инде 11 ел рәттән уздырып киләбез, алга таба да бу күркәм традицияне дәвам итеп, тагын да масштаблырак итеп үткәрергә планлаштырып торабыз, дип хәбәр итте безгә яшүсмерләр клубының тренер-укытучысы Рамил Закиров.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт