Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районы спортчылары Россия данын София һәм Куала-Лумпур шәһәрләрендә яклаячак

Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә армспорт буенча Россия Беренчелеге үтте. Ярышларда илебезнең 40 регионыннан спортчылар җыелган иде. Армспорт буенча ярышларда беренче тапкыр Кырым һәм Севастополь шәһәрләреннән килүчеләр дә чыгыш ясады. Татарстан Республикасының җыелма командасы составында безнең район егетләре дә бар иде. Айзат Шәмсиев (Түбән Суыксу), Алмаз Харисов (Югары Байлар), Нәфис Хаҗиев...

Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә армспорт буенча Россия Беренчелеге үтте. Ярышларда илебезнең 40 регионыннан спортчылар җыелган иде. Армспорт буенча ярышларда беренче тапкыр Кырым һәм Севастополь шәһәрләреннән килүчеләр дә чыгыш ясады. Татарстан Республикасының җыелма командасы составында безнең район егетләре дә бар иде. Айзат Шәмсиев (Түбән Суыксу), Алмаз Харисов (Югары Байлар), Нәфис Хаҗиев (Югары Байлар), Александр Жеребенковлар (Калмаш) ТРның һәм Идел буе федераль округы беренчелегенә оештырылган ярышларда җиңүчеләр. Мәскәү өлкәсендә уздырылган ярышларда да 55 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Россия чемпионы исемен Нәфис Хаҗиев алды, ул сул һәм уң кулы белән көрәшеп, нәтиҗәдә II урынга лаек булды. 65 килограммга кадәрге авырлыкта очколар нәтиҗәсендә III урында Александр Жеребенков калды. Ике спортчы да Россия данын Европа һәм дөнья Чемпионатында яклаячак. Әлеге ярышлар исә май аенда София (Болгария) һәм сентябрьдә Куала-Лумпур (Малайзия) шәһәрләрендә үтәчәк. Нәфис белән Александрның тренерлары - Мөсәвир Әгъзамов.

фото http://www.searchrank.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт