Якты юл
  • Рус Тат
  • Районыбыз футболчылары сынатмады

    Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол ярышлары узды. Барлыгы чарада 10 команда составында 110 спортчы катнашты. Зонада үткәрелгән ярышларда җиңгән футболчылар Бикләндә финал уенын уйнады. 1996-1997, 2000 елларда туган һәм аннан да яшьрәк балалар арасында чемпион исемен Круглое Поле командасы (тренер-укытучы Л. Гыйльманова) алды. II урынны Яңа поселогы спортчылары (И....

    Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол ярышлары узды. Барлыгы чарада 10 команда составында 110 спортчы катнашты.
    Зонада үткәрелгән ярышларда җиңгән футболчылар Бикләндә финал уенын уйнады. 1996-1997, 2000 елларда туган һәм аннан да яшьрәк балалар арасында чемпион исемен Круглое Поле командасы (тренер-укытучы Л. Гыйльманова) алды. II урынны Яңа поселогы спортчылары (И. Нәҗмиев) яулады. Ә III урынны исә Биклән, Мәләкәс һәм Кнәз командалары (Р. Исмагилов, В. Артемьев, В. Белов җитәкчелегендә) бүлеште. Җиңүчеләргә кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.

    Теги: спорт
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: