Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбыз армспортчылары Казаннан җиңү белән кайтты

Казанда кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Районыбыз данын яклаган егетләр арасында да призлы урыннар алучылар бар. 65 килограммга кадәрге авырлыкта егетләр арасында II урынны Вадим Федосеев (Калмаш), 70 килограммнан артык авырлыкта III урынны Алмаз Кәлимуллин (Күзкәй), 75 килограммга кадәрге спортчылар арасында III урынны Илнур Каюмов («Татарстан» совхозы поселогы)...

Казанда кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Районыбыз данын яклаган егетләр арасында да призлы урыннар алучылар бар. 65 килограммга кадәрге авырлыкта егетләр арасында II урынны Вадим Федосеев (Калмаш), 70 килограммнан артык авырлыкта III урынны Алмаз Кәлимуллин (Күзкәй), 75 килограммга кадәрге спортчылар арасында III урынны Илнур Каюмов («Татарстан» совхозы поселогы) алдылар. 55 килограммга кадәрге авырлыкта - Нәфис Хаҗиев (Югары Байлар), 70 килограммга хәтле авырлыкта - Александр Жеребёнков (Калмаш), 75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә Айзат Шәмсиев (Түбән Суыксу) беренчелекне яуладылар, дип хәбәр итте тренер-укытучы Мөсәвир Әгъзамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт армспорт