Районда җиңел атлетика кроссы үткәрелде
Яр Чаллы шәһәренең культура паркында җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге һәм чемпионат үткәрелде. Кросс Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уздырылды. Ярышларда барысы районның 14 мәктәбеннән 76 кеше катнашты. Егетләр һәм ир-атлар 2 километрлык дистанция үтсәләр, кызлар белән хатын-кызлар 1 километрга кросс чаптылар, дип...
Яр Чаллы шәһәренең культура паркында җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге һәм чемпионат үткәрелде. Кросс Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уздырылды. Ярышларда барысы районның 14 мәктәбеннән 76 кеше катнашты. Егетләр һәм ир-атлар 2 километрлык дистанция үтсәләр, кызлар белән хатын-кызлар 1 километрга кросс чаптылар, дип хәбәр иттеләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.
Ярышларның нәтиҗәләре түбәндәге таблиңада бирелгән.
|
I урын |
II урын |
III урын |
Егетләр арасында |
Риназ Хәйруллин (Мусабай-Завод) |
Алмаз Гайнуллин (Биклән) |
Камил Ялаев (Круглое Поле) |
Кызлар арасында |
Эльвина Камалова (Теләнче Тамак) |
Розалина Закирова (Теләнче Тамак) |
Алинә Хөсәинова (Круглое Поле) |
Ир-атлар арасында |
Анатолий Егоров (Яңа поселогы) |
Айнур Габидуллин (Мусабай-Завод) |
Азат Йосыпов («Татарстан» совхоз поселогы) |
Хатын-кызлар арасында |
Гүзәл Миннәхмәтова («Татарстан» совхоз поселогы) |
Гүзәл Хәйдәрова (Яңа поселогы) |
Роза Исхакова (Теләнче Тамак) |
Командалар буенча |
Яңа поселогының урта мәктәбе |
Мусабай-Завод авылының урта мәктәбе |
Круглое Поле поселогының урта мәктәбе |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев