Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда өстәл теннисы буенча ярышлар узды

Узган атнада Сосновый Бор поселогы спорт залында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелеге һәм район чемпионаты үтте. Ул танылган физик культура укытучысы Иван Бятиков истәлегенә багышлап уздырылды. Ярышларда барлыгы 100дән артык спортчы көч сынашты. 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчы кызлар арасында беренче өчлеккә Снежана Жданова (Кнәз), Оксана Евграфова (Комсомолец...

Узган атнада Сосновый Бор поселогы спорт залында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелеге һәм район чемпионаты үтте. Ул танылган физик культура укытучысы Иван Бятиков истәлегенә багышлап уздырылды. Ярышларда барлыгы 100дән артык спортчы көч сынашты. 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчы кызлар арасында беренче өчлеккә Снежана Жданова (Кнәз), Оксана Евграфова (Комсомолец поселогы), Алена Никитина (Новотроицкое) чыктылар. 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчы малайлар арасында призлы урыннарны Владимир Белов, Әмир Насыйфуллин (икесе дә Кнәздән), Рамазан Галиуллин (Шилнәбаш) алдылар. 1997-1999 елгы кызлар арасында уздырылган ярышларда Анна Митрофановага (Шилнәбаш), Инзилә Камаловага (Новотроицкое) һәм Алия Әхмәтҗановага (Кече Шилнә) тиңнәр булмады. 1997-1999 елгы егетләр арасында беренче өчлеккә Илшат Мәүләвиев (Иске Абдул), Александр Гончаров (Шилнәбаш), Камил Ялаев (Круглое Поле поселогы) чыкты. Өстәл теннисы буенча уздырылган спорт ярышларында I урынны Владимир Заикин (Шилнәбаш авыл җирлеге), II урынны Анатолий Шундрин (Круглое Поле авыл җирлеге) һәм III урынны Иван Уланов (Комсомолец авыл жирлеге) алдылар. Хатын-кызлар арасында иң-иңнәр рәтендә Елена Хлопунова, Дарья Заикина (икесе дә Шилнәбаш авыл җирлегеннән), Любовь Гыйльманова (Круглое Поле авыл җирлеге). Мәктәпләр арасында команда зачетында I урынга Кнәз, II урынга Шилнәбаш, III урынга Новотроицкое белән Иске Абдул мәктәпләре чыкты. Авыл җирлекләре арасында призлы урыннарда - Шилнәбаш, Круглое Поле һәм Комсомолец. Түбән Суыксу, Сәмәкәй, Биклән һәм Боерган спортчылары уенын да аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт