Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәләкәс хоккейчылары бикләнлеләрне 3:2 исәбе белән җиңде

3:2

Декабрь аеның соңгы атналарында район авылларында 1998 һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында хоккей буенча Яңа ел турниры үткәрелде. Ярышларның зона этабы барлык авыл җирлекләрендә дә узды. Финал уены Мәләкәс авылының мәктәп яны хоккей кортында үтте. Монда Круглое Поле, Яңа, «Татарстан» совхозы поселоклары, Биклән, Бәтке, Иске Абдул, Мәләкәс авыллары спортчылары көч сынашты.

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хоккей уеннарында барлыгы 60тан артык яшүсмер катнашкан. Барлык командалар да матур уен күрсәткән. Хоккейчыларның уенын район башлыгы Васил Хаҗиев, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев, шулай ук тренер-укытучылар һәм авыл халкы зур дикъкать белән күзәтеп торган. Уен турында күбрәк белү максатыннан Биклән авылының «Град» хоккей командасы уенчысы Риназ Сәйфуллин белән элемтәгә кердек.
- Финалга эләгү дигәннән, безнең команда өчен бу яктан бернинди дә кыенлыклар булмады. Үзебезне көчле команда итеп күрсәтә алдык. Яшермим, финалда бик көчле көндәш - Мәләкәснең «Сокол» хоккейчылары уйнады. Әлбәттә, җиңелү - рәхәт түгел. Әмма бу безгә тагын да ныклабрак әзерләнергә, үзебезнең көчләрне арттыру өстендә эшләргә этәрде. Җиңүләребез алда, мин шуңа ышанам. Үзем хоккей белән 7 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Күнегүләр вакытында зурлар белән дә уйнарга туры килә иде. Ә 12 яшьтән ир-атлар командасы составында шөгыльләндем. Хәзер хоккей белән мавыгуыма 11нче ел китте. «Град» командасына килгәндә, анда 20дән артык егет уйный. Тренерыбыз - Ринат Исмәгыйлев, - диде миңа Риназ.
Мәләкәс авылының «Сокол» командасы уенчысы Артем Петров белән дә сөйләшеп алдык.
- Хоккей уеннарының финал өлеше зур киеренкелек белән үтте. Һәрбер команданың җиңәсе, беренчелекне яулыйсы килде. Без исә Кнәз, Иске Абдул, Биклән спортчылары белән уйнадык. Көндәшләребез дә ныклап әзерләнгәннәр. Ләкин без барыбер көчлерәк булып чыктык. Җиңүебезгә сөенәбез, - ди Артем.
Сүз уңаеннан, кискен көрәш нәтиҗәсендә беренчелекне Мәләкәснең «Сокол» хоккейчылары яулады, Биклән авылының «Град» командасы - II урында, Круглое Поле поселогы - III, Иске Абдул авылының «Легион» хоккей командасы IV урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт хоккей