Круглое Полега хоккейчылар җыелды
Круглое Поле хоккей кортында үткән хоккей чемпионатында Бәтке, Түбән Суыксу, Круглое Поле һәм Мәләкәс ир-ат командалары катнашты. Уенда Түбән Суыксу командасы - беренче, Мәләкәс - икенче, Круглое Поле - өченче, бәткелеләр дүртенче урынга чыкты. Җиңүче командага кубок бирелде. Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң...
Круглое Поле хоккей кортында үткән хоккей чемпионатында Бәтке, Түбән Суыксу, Круглое Поле һәм Мәләкәс ир-ат командалары катнашты. Уенда Түбән Суыксу командасы - беренче, Мәләкәс - икенче, Круглое Поле - өченче, бәткелеләр дүртенче урынга чыкты. Җиңүче командага кубок бирелде. Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң яхшы капкачы, сакчы һәм һөҗүм итүче бүләкләргә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев