Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Круглое Поле кызы Камилла Елисеева – дөнья чемпионы

Камилла: «Алга, хыялларыма таба бары алга барасы!» 13-16 декабрьдә Теләчедә билбаулы көрәш буенча Дөнья беренчелеге үткәрелде. Анда 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Спортчылар безнең илдән генә түгел, ә Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Армения, хәтта Вьетнам, Индиядән килгәннәре дә бар иде. Райондашыбыз - Круглое Поле кызы Камилла Елисеева Дөнья чемпионатында катнашып,...

- Минем авырлык категориясендә 11 кыз көч сынашты. Алар барысы да бик көчлеләр, күп тапкырлар төрле чемпионатларда катнашып, җиңү яулаган яшьләр. Финалда мин Чиләбе кызы - 2 тапкыр дөнья чемпионы исемен алган спортчы белән көрәштем. Яшермим, авыр булды. Ләкин аңа карамастан, үземне кулга алып, аны җиңдем, беренчелеккә чыктым, - дип сөйләде Камилла.
- Спортка ничек килдең? - дип кызыксынам Камилладан.
- Мәктәбебезгә көрәш буенча тренер Рафаэль Гыйззәтуллин килеп, секция ачылуы турында сөйләгәндә миңа нибары 9 гына яшь иде. Кызыксындырды, әллә инде үземнең теләк зур идеме - анысын белмим. Ләкин шул ук көнне мин көрәш секциясенә язылдым. Шуннан барысы да китте инде. 2-3 айлап көрәш серләренә төшенә башлаган гына вакытларым иде, тренерым белән без ярышларга да чыгып киттек. Көрәш буенча ярышларга егетләр генә килгән. Кызлар юк! Мин малайлар белән көрәшергә мәҗбүр булдым. Үҗәтлегем, тырышлыгым булыштымы, I урын алып кайттым. Ул вакытта сөенгәннәрем! Шуннан соң районда гына түгел, республикада уздырыла торган бөтен спорт ярышларында да катнаша башладым, - диде Камилла.
- Көрәш белән мавыгуыңа ничә ел булды? Остазларың бармы? Кемне кумирым дип атар идең?
- Ирекле һәм билбаулы көрәш төрләре буенча инде менә 8 ел шөгыльләнәм. Бүгенге көндә тренерларым Круглое Поледан Рафаэль Гыйззәтуллин, Яр Чаллыда исә Рәшид Хәбибрахманов. Кумирларым - көрәшчеләр Бесик Кудухов, Роман Власов, Наталья Воробьева.
- Күнегүләр ничек үтә? Киләчәккә планнарың ничегрәк?
- Бүгенге көндә Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында укыйм. Укып бетергәч, хыялым - тренер булу. Буш вакытымда исә китаплар укыйм, дусларым белән булырга яратам. Ләкин бу бик сирәк була инде... Көрәш белән атнасына 6 тапкыр, көненә 3әр сәгать шөгыльләнәм. Әйе, вакытым бик аз. Ләкин мин көрәшне яратам, теләп йөрим.
- Камилла, күз алдыңа китер: син укып чыктың, диплом алдың, ә аннары тормышыңны ничек күзаллыйсың?
- Бер тапкыр дөнья чемпионатында җиңдем инде. Аның киләселәрендә дә үземне күрсәтәсем килә, җиңәргә теләгем бик зур. Шулай ук ирекле һәм билбаулы көрәш буенча спорт мастеры исемен дә аласым килә. Шунда исә хыялым тормышка ашты дип әйтә алачакмын. Бүгенге көндә исә мин ирекле көрәш буенча үтәчәк Россия беренчелегенә әзерләнәм.
- Уңышлар сиңа, Камилла. Барлык хыялларың да тормышка ашсын.
Менә шундый ул Камилла Елисеева. Үзе тыйнак кына, рәхәт итеп аралаша, андагы энергияне, көчне сүз белән генә дә аңлатып бетереп булмый. Камилла - чын спортчы.
Сүз уңаеннан, Камилланың тренеры Рафаэль Гыйззәтуллин белән дә сөйләшеп алдым. Укучысы турында аңардан да белештем.
- Камилла - тырыш, тәвәккәл, хезмәт сөючән, көчле рухлы кыз. Аның кечкенә вакытында малайлар белән көрәшеп йөргәнен бер дә онытасым юк. Анда ук Камиллага өмет белән караган идем, көчле икәне йөзенә үк чыккан аның. Алга таба да шөгыльләнәчәкбез, тырышачакбыз. Яуланасы үрләр алда әле!
Дүшәмбе көнне үткәрелгән атналык киңәшмәдә Камиллага һәм аның тренерына район башлыгы Васил Хаҗиевның Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт