Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей да уйнадылар, биеклеккә сикерү буенча да көч сынаштылар

Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ике кызыклы чара үтте. Шуларның берсе - Биклән авылының хоккей кортында, сезон тәмамлану уңаеннан, узган 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында спорт мәктәбе беренчелеге. Ярышларда Биклән, Иске Абдул, Мәләкәс, Бәтке авылларыннан килгән 48 спортчы көч сынашты. Әмма боз корты хуҗалары Бикләннең «Град» командасына (тренерлары Ренат Исмәгыйлев)...

Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ике кызыклы чара үтте. Шуларның берсе - Биклән авылының хоккей кортында, сезон тәмамлану уңаеннан, узган 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында спорт мәктәбе беренчелеге. Ярышларда Биклән, Иске Абдул, Мәләкәс, Бәтке авылларыннан килгән 48 спортчы көч сынашты.
Әмма боз корты хуҗалары Бикләннең «Град» командасына (тренерлары Ренат Исмәгыйлев) тиңнәр булмады, алар беренчелеккә чыкты. II урында - Мәләкәс авылының «Сокол» командасы (Валентин Артемьев), III урында - искеабдуллылар (Айнур Габидуллин). Җиңүчеләр Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнде.
Яңа поселогының спорт мәктәбендә шулай ук бик кызыклы чара узды. Монда 1997-1998, 1999-2000 һәм 2001-2002 елгы егетләр, кызлар арасында биеклеккә сикерү буенча ачык беренчелек үтте. Бәйгедә 1996 елгы һәм аннан да өлкәнрәк спортчы егетләр дә бик актив катнаштылар. Әлеге ярышлар инде икенче ел рәттән тренер-укытучы Анатолий Егоров тарафыннан оештырыла. Уеннарда Түбән Суыксу, Мусабай-Завод, Борды авылларыннан һәм Яңа поселогы спортчыларыннан тыш, Яр Чаллының 12нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшүсмерләр дә катнашты, дип хәбәр иттеләр безгә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән.
Җиңүчеләр түбәндәге таблицада күрсәтелгән.

I урын

II урын

III урын

2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында

Илгиз Сәлахов

(Яңа поселогы)

Ильяс Галиев

Реклама

(Яр Чаллы)

Алмаз Әхмәтҗанов (Түбән Суыксу)

1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында

Кузьма Соловьев (Борды)

Тимур Нигъмәтуллин (Түбән Суыксу)

Евгений Левашов (Борды)

1997-1998 елгы яшүсмерләр арасында

Алмаз Сәетгәрәев (Борды)

Ленар Фазлыев (Борды)

Михаил Чернышев (Яңа поселогы)

1996 елгы яшүсмерләр арасында

Тарас Кавтеладзе (Яңа поселогы)

2001-2002 елгы кызлар арасында

Валерия Бинеман

(Яр Чаллы)

Җәмилә Джабарова (Яңа поселогы)

Зәринә Гатиятуллина (Яңа поселогы)

1999-2000 елгы кызлар арасында

Илсинә Кәлимуллина (Мусабай-Завод)

Гүзәл Нигъмәтуллина (Түбән Суыксу)

Альбина Вәҗиева (Түбән Суыксу)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X