Хәрби хезмәткә алынасы егетләр ярышты
Сосновый Бор поселогында республика спартакиадасының зона ярышлары үтте. Бәйгедә быелгы язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә алыначак егетләр катнашты. Ярышларга шулай ук Әгерҗе һәм Менделеевск районнары егетләре дә килгән иде. Спорт ярышларының хәрби-гамәли төрләре буенча узган спартакиадада 10 кешелек районыбыз командасы егетләре I урынны яулап кайтты. Моннан тыш, шәхси беренчелектә түбәндәге...
Сосновый Бор поселогында республика спартакиадасының зона ярышлары үтте. Бәйгедә быелгы язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә алыначак егетләр катнашты. Ярышларга шулай ук Әгерҗе һәм Менделеевск районнары егетләре дә килгән иде. Спорт ярышларының хәрби-гамәли төрләре буенча узган спартакиадада 10 кешелек районыбыз командасы егетләре I урынны яулап кайтты. Моннан тыш, шәхси беренчелектә түбәндәге егетләр уңышлы чыгыш ясады.
1000 метрга йөгерү буенча Илназ (II урын) белән Илнур (III урын) Ясәвиевлар, турникта күтәрелү буенча Алмаз Харисов (I урын), Илнур Ясәвиев (II урын) сынатмады. Ә менә герне 23 тапкыр күтәреп Илназ Ясәвиев - II урынны, 22 тапкыр күтәреп Булат Гыймаев III урынны алдылар. Армспортта Ринат Гомәровка (I урын) һәм Алмаз Харисовка (II урын) тиңнәр булмады. Калашников автоматын сүтеп-җыюда да безнекеләр сынатмады. Автоматны 30.18 секунд эчендә сүтеп җыйган Ринат Гомәров II урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев