Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Биатлон буенча иң көчлеләр билгеләнде

Чаллы шәһәренең Яр буе паркында биатлон буенча Советлар Союзы Герое Калимулла Якупов истәлегенә багышланган муниципаль район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда барлыгы 9 авыл җирлегеннән 50гә якын спортчы көч сынашты. Егетләр арасында беренче өчлеккә Газинур Шәфигуллин (Күзкәй), Рамазан Хәйретдинов (Мусабай-Завод) һәм Радик Дусманов (Биклән) чыкты. Кызлар арасында Камилла Ганиевага (Яңа...

Чаллы шәһәренең Яр буе паркында биатлон буенча Советлар Союзы Герое Калимулла Якупов истәлегенә багышланган муниципаль район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда барлыгы 9 авыл җирлегеннән 50гә якын спортчы көч сынашты. Егетләр арасында беренче өчлеккә Газинур Шәфигуллин (Күзкәй), Рамазан Хәйретдинов (Мусабай-Завод) һәм Радик Дусманов (Биклән) чыкты. Кызлар арасында Камилла Ганиевага (Яңа поселогы), Энҗе Закировага (Иштирәк), Ксения Мурзабаевага (Яңа поселогы) тиңнәр булмады. Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында I урында Гүзәл Миннәхмәтова (Кнәз авыл җирлеге) белән Анатолий Егоров (Әҗмәкәй авыл җирлеге) калды. II урынны исә Алсу Фефилова (Бәтке авыл җирлеге) һәм Айнур Габидуллин (Иске Абдул авыл җирлеге) яулады, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт