Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Александра Кустовская Сербиядән көмеш һәм бронза медальләре алып кайтты

Күптән түгел Сербиянең Крушевац шәһәрендә Сётокан каратэ төре буенча X Европа Беренчелеге узды. Барлыгы ярышларда Чехия, Норвегия, Дания, Германия, Сербия, Украина, Россия, Венгрия һ.б. илләрдән килгән 400гә якын спортчы көч сынашты. Барлык командалар арасында Россия I урынга лаек булды. Татарстан Республикасыннан 3 спортчы катнашты, шулар рәтендә 2 спортчы - Яр...

Күптән түгел Сербиянең Крушевац шәһәрендә Сётокан каратэ төре буенча X Европа Беренчелеге узды. Барлыгы ярышларда Чехия, Норвегия, Дания, Германия, Сербия, Украина, Россия, Венгрия һ.б. илләрдән килгән 400гә якын спортчы көч сынашты.

Барлык командалар арасында Россия I урынга лаек булды. Татарстан Республикасыннан 3 спортчы катнашты, шулар рәтендә 2 спортчы - Яр Чаллы шәһәреннән.

Районыбыз данын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь спортчысы Александра Кустовская яклады. Спортчы кызның тренеры - Владимир Заикин. Александра «9 яшьлек спортчылар» категориясендә каратэның ката төрендә II урын, кумитэ буенча III урын алды.

Район, илебез данын яклап чыккан кечкенә, ләкин бик тырыш, көчле һәм җитез бу кызга уңышлар гына теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт