Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сулыш органнарын саклагыз 

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Тукай үзәк дәваханәсе 2021 елның 11 январеннан «Сулыш органнары авыруларын профилактикалау» декадасы үткәрде. Дәваханәнең участок табиб-терапевты Рәмилә Галиуллина сулыш органнарын авыруларын кисәтү буенча үз киңәшләрен бирә.  

Сулыш алу – яшәеш эшчән-легенең нигезе, бу – кеше организмы һәм әйләнә-тирә мохит арасында кислород һәм углекислый газ алмашу процессы. Кеше сәламәт ике үпкә белән туа. Тик, үзе дә сизмичә, гомер буена ул тын алу органына – үпкәсенә зур зыян сала.
Әйләнә-тирә мохитнең, зарарлы факторларның тискәре йогынтысы сулыш юллары ялкынсынуга китерә. Сулыш органнары чирләре йогышлыларга (грипп, пневмония, туберкулез), ялкынсыну барлыкка китерүчеләргә (бронхит, трахеит, плеврит) һәм аллергик авыруларга (бронхиаль астма) бүленә. Сулыш органнары авыруларыннан котылу өчен кайбер профилактик чаралар күрергә кирәк. 

Сулыш юллары органнары авыруларын кисәтү

Чиста, саф һава – сулыш алу органнарының сәламәтлеге нигезе. Гадәти кешенең сулыш юлларына тәүлегенә 20 триллион чамасы чит матдә (токсин) эләгә. Сулыш юллары органнарын саклау өчен бинаны (бүлмәгезне) еш җилләтегез, анда дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз. Бүлмә гөлләре бинадагы һаваны микроорганизмнардан чистарта һәм кислородка баета. Бүлмә гөлләре үстерегез.
Салкын тию авыруын профилактикалау максатында ингаляция ясагыз. Сулыш юлларына уңай йогынты ясый торган  ингаляция  –  микроорганизмнардан зарарсызландыручы, ялкынсынуга каршы торучы һәм  дәвалау үзлегенә ия үләннәрдән ясалган кайнар төнәтмә парын сулау. Бу процедура сәламәтлегегезгә уңай тәэсир итәчәк. Аптекаларда өй шартларында кулланырга мөмкин булган компактлы ингалятор сатыла. Сүз уңаеннан, ингаляторга дару үләннәре төнәтмәсенә эфир майларын да өстәп, профилактик процедура ясарга мөмкин. 
Саф һавада, нарат урманында еш булыгыз. Бу – үзенә күрә табигый ингаляция. Нарат, можжевельник һаваны тулысынча зарарсызландыра һәм сафландыра. 

Дөрес сулау

Борын аша сулау – табигый һәм дөрес сулауның бердәнбер төре. Борын куышлыгы аша кергән һава җылынып кына калмый, тузаннан һәм зарарлы микроорганизмнардан чистартыла, зарарсызландырыла.

Сулыш органнары авыруларын профилактикалау максатында көн саен сулыш алу күнегүләре ясарга кирәк. Мондый сулыш алу методикасыннан 5 мең ел элек үк файдаланганнар. 


Шәхси гигиена кагыйдәләре 

Дөрес, тулы кыйммәтле тукланыгыз, витаминнарга бай ризыклар ашагыз. Даими рәвештә чыныгу процедуралары ясагыз. Тәмәке тартмагыз, исерткеч эчемлекләрдән баш  тартыгыз.

Бу – мөһим!
* Вируслы эпидемия чорында җәмәгать урыннарына барудан сакланыгыз. 
* Тиешле урыннарда марлядан ясалган битлекләр киегез.
* Һавага зарарлы матдәләр чыгара торган предприятиедә булырга туры килсә, респиратор кулланыгыз. Исегездә тотыгыз, җитештерү тармагының сәламәтлек өчен зарарлы участокларында һаваны фильтрлау һәм вентиляция системасы эшләргә тиеш. 
* Ел саен медицина тикшерүе үтегез. Йогышлы чир таралган чорда прививка ясатыгыз. Авыру билгеләре күренү белән, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итегез. 

/ Лилия Гыйләжева фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X