Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Еланнар активлаша: чакса нишләргә?

Алда безне 4 көн ял көтә. Табигатькә чыгып ял итәргә уйласагыз, көннәр җылыну сәбапле активлаша барган кара елан (гадюка) белән очрашуга әзер булырга кирәк. Район үзәк хстәханәсенең реанимация бүлеге мөдире Илшат Зидиханов еланнарның ни дәрәҗәдә куркыныч бууы турында, алардан ничек сакланырга һәм елан чакча беренче чиратта нинди чаралар күрергә кирәклеген...

Алда безне 4 көн ял көтә. Табигатькә чыгып ял итәргә уйласагыз, көннәр җылыну сәбапле активлаша барган кара елан (гадюка) белән очрашуга әзер булырга кирәк. Район үзәк хстәханәсенең реанимация бүлеге мөдире Илшат Зидиханов еланнарның ни дәрәҗәдә куркыныч бууы турында, алардан ничек сакланырга һәм елан чакча беренче чиратта нинди чаралар күрергә кирәклеген сөйләде. Районда 1 май бәйрәмнәрендә бер ир-атны кара елан чагу очрагы булган.

Шуны белү мөһим, еланның чагуы тере организмда тукымаларның һәлак булуына (некроз) китерәргә мөмкин.

Елланың үзеннән саклану өчен, аны читләтеп узарга, игътибарын җәлеп итмәскә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, елан беренче булып үзе һөҗүм итми.

Елан чакса, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итү юлын эзләргә кирәк. Ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче беренче ярдәм күрсәтү мөһим.

Беренче чиратта, ярадагы агуны авыз белән суырып алырга һәм төкереп чыгарырга кирәк. Алга таба, зяын күргән кул-аякны хәрәкәтсез итәргә - шина куярга кирәк. Җәрәхәтләнгән җирне водород перекисе, яшел су (зеленка) белән эшкәртергә рөхсәт ителә. Аннары яраны җиңелчә генә итеп бәйләргә һәм шул урынга салкын әйбер куярга кирәк.

Елан чаккан урынны спирт белән эшкәртү, кайнар әйбер белән җылыту, яндыру, җгут белән бәйләү, авыруга спиртлы эчемлекләр эчү катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев