5 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Иске Җирекле авылы яшьләре «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды
Иске Җирекле авылы яшьләре, волонтерлар, «Дуслык» күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды. Алар авылдашларына Җиңү символы булган тасмалар таратты, Герой якташлары турында сөйләде.
-
«Минем якын дустым» бәйгесенә иншалар кабул итәбез
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хөрмәтле финалга чыккан нәни дусларыбыз! Әйтеп киткәнебезчә, «Минем якын дустым» фотоконкурсы берничә этапта үткәреләчәк. Беренче этап җиңүчеләрен бүген үк әйтә алабыз, алар - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов. Газета битләре аша...
-
Еланнар активлаша: чакса нишләргә?
Алда безне 4 көн ял көтә. Табигатькә чыгып ял итәргә уйласагыз, көннәр җылыну сәбапле активлаша барган кара елан (гадюка) белән очрашуга әзер булырга кирәк. Район үзәк хстәханәсенең реанимация бүлеге мөдире Илшат Зидиханов еланнарның ни дәрәҗәдә куркыныч бууы турында, алардан ничек сакланырга һәм елан чакча беренче чиратта нинди чаралар күрергә кирәклеген...
-
Министр район игенчеләренә быел уңышны ун процентка үстерү бурычын куйды
Кичә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән районга килде. Визитының беренче өлешендә ул вертолеттан район басуларына күз йөртеп чыкты. Аннары Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасының Торнаташ авылы янындагы мәйданчыгында предприятиеләр җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, башлыклары белән очрашты.
-
Ветераннарның иң зур хыялы – тынычлык
Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырылачак. Барыбызның да күңеленә якын бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Майга әзерлек эшләре күпкә алдан башлана. Ветераннарның саны елдан-ел кими бара, һәм аларга рухи ярдәм белән бергә, матди булышлык та күрсәтергә кирәк. Башка күп кенә предприятиеләрнеке кебек үк, «Татспиртпром»ның да шефлыкка алган ветераннары...
-
«Фронт юлы чыдам булырга өйрәтте», – ди зенитчы Ульяна Добрынина
Сугыш хатын-кызлар өчен түгел, диләр. Шулайдыр, ләкин Бөек Ватан сугышы яшь кызларның да ирләр белән фронт сызыгына басардай, үз җирен, үз өен, үз гаиләсен яклый алырдай икәнлеген күрсәтте. Сугыш юлын үткән батыр хатын-кызлар безнең районда да бар. Аллага шөкер, әле алар исән. Шундыйларның берсе - Яңа поселогында гомер итүче 96...
-
Ялларда синоптиклар тукайлыларга салкын һава вәгъдә итә
ТР Гидрометеорология үзәге ялларда көннәр салкын торачак дип вәгъдә итә. Шимбә, якшәмбе (6, 7 май көннәрендә) һава температурасы +7 +8 градустан артмый, яңгыр күрсәтә, җил төньяк-көнбатыштан, 6-7 метр тизлектә. 8 майга - дүшәмбегә каршы төндә температура хәтта 0 градуска төшәргә мөмкин. Ә менә 9 май иртәсеннән бераз җылыта башлар дип...
-
«Үлемсез полк» акциясендә 4 меңнән артык тукайлы катнашачак
«Үлемсез полк» акциясенә быел районнан 4100ләп кеше кушылыр дип көтелә. Эре җирлекләрдә райондашларның аеруча күп булуы фаразлана. Мәсәлән, Бәткедә 500ләп кеше чарада катнашыр дип исәплиләр. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр инде бабаларының портретларын әзерләп куйган. Шулай ук бюджет оешмаларында эшләүчеләр бу акциягә актив әзерләнә. Кыскасы, теләгән һәркемгә әлеге чарада катнашу...
-
«Минем яраткан дустым» бәйгесенең икенче этабы башланды
Бер ай дәвамында газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) «Минем якын дустым» дип аталган фотоконкурс барды. Бәйгедә төрле авыл җирлекләреннән булган 14 кеше катнашты. Дөресен әйтергә кирәк, бәйгебез бик киеренке барды. Шелтәләр, теләк-тәкъдимнәр белән редакция телефонына күп шалтыратулар кабул иттек. Әле тагын конкурс таләпләренә туры килмичә, аның нигезләмәсен бозып, тавышларны арттырып «накрутка» ясаучы...
-
Районның тыл хезмәтчәннәре Казанга бәйрәмгә бара
Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләгән өч ветеран - Биклән авылыннан Алмас Гәрәев, Комсомолец поселогыннан Гөлчирә Сәмигуллина һәм Югары Байлар авылыннан Мулламөхәммәт Закирҗанов Казанга республика күләмендә үтәчәк Җиңү бәйрәменә бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы әлеге чара 8 май көнне башкалабызның Муса Җәлил исемендәге театрында уза.