«Фронт юлы чыдам булырга өйрәтте», – ди зенитчы Ульяна Добрынина
Сугыш хатын-кызлар өчен түгел, диләр. Шулайдыр, ләкин Бөек Ватан сугышы яшь кызларның да ирләр белән фронт сызыгына басардай, үз җирен, үз өен, үз гаиләсен яклый алырдай икәнлеген күрсәтте. Сугыш юлын үткән батыр хатын-кызлар безнең районда да бар. Аллага шөкер, әле алар исән. Шундыйларның берсе - Яңа поселогында гомер итүче 96...
Чыннан да, язмышы башкаларныкына охшамаган аның. Сугыш чоры хатын-кызлары тылда эшләгәндә, ул фронтка юл алган. 20 яшендә сугышка китеп, ике ел ярым зенитчы булып хезмәт иткән. Ульяна Чита өлкәсе Михайловка авылында туып-үскән. Авылдан алар фронтка өч кыз чыгып киткәннәр. Икесе, сәламәтлекләре буенча туры килмәү сәбәпле, кире кайтарылганнар, ә Ульянага исә Монголия чигендә ике ел ярым хезмәт итәргә язган булган. Авылдан чыгып киткән чоры да сугышның иң авыр еллары белән бәйле - Ульяна Ивановна яхшы хәтерли: 1942 елның октябрь ае була ул. 198нче зенит-артиллерия полкына билгелиләр аны. Мәктәп эскәмиясеннән яңа төшкән 19-20 яшьлек кызлар, шулай итеп, пушкалар һәм катлаулы механизмнардан торган приборлар артына басалар, кулларына корал тотарга өйрәнәләр. Зенитчыларның төп бурычы ил күгенә дошман самолетларын кертмәү була. Кызлар землянкаларда яшиләр, ашарга да такы-токы, ләкин яшьлек барысын да җиңә, кыенлыкларга бирешми.
Хезмәт иткәндә зенитчы кыз Ульяна Татарстанның Буа районыннан булган Мөбарәкҗан исемле татар егете белән таныша. Алар арасында мәхәббәт утлары кабына. Кыз авырга уза, Мөбарәкҗан аны авылына - әти-әнисе янына кайтарып куя, үзе яңадан фронтка китә. Мөбарәкҗан белән Ульянаның Ринат исемле уллары туа. Ләкин, язмыш сынавымы, иренең әнисе белән әтисе рус милләтеннән булган Ульянаны үз гаиләләренә кабул итә алмыйлар. Кыз мөселман динен кабул итәргә карар кыла. Ләкин Ульянага барыбер әлеге гаиләдә яшәргә насыйп булмый - ул, иреннән аерылып, шул ук авылда икенче бер йортка күченә. Соңрак Мөбарәкҗан белән Ульянаның тагын бер уллары туа. Кызганычка, ул бала кыска гомерле була - Альберт җиде яшендә чирләп үлә.
Ульяна ханым гомере буе беренче мәхәббәтенә тугры кала, Ринатны да ялгызы үстерә. Дөрес, Ринат әтисе белән, аның икенче гаиләсендәге балалар белән һәрдаим аралашып яши, алар белән хәзер дә яхшы мөнәсәбәттә.
Ульяна апа сугыштан соң фермада эшли, колхозда пешекче булып та хезмәт куя. Узган гасырның 80нче елларында улының гаиләсе белән Яр Чаллы ягына - Яңа поселогына күченәләр. Ул чакта инде Ульяна Ивановна лаеклы ялда була.
Улы Ринат, килене Гөлүсә белән инде 51 ел бергә гомер итәләр. Балалар да зенитчы әбиләре белән горурланып үскән, инде оныкларының оныклары бар.
- Бар да якын күрәләр, хәлемне белеп торалар. Исемнәренме? Әлбәттә, беләм барысыныкын да. Барысын да яратам, тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәтемне әйтәм, - ди 96 яшьлек Ульяна апа. Сугыш күргән һәрбер ветеран кебек, Ульяна апа да балаларга, оныкларга имин көннәр, ил күкләренең һәрвакыт аяз һәм тыныч булуын тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев