Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яктылык кайтаручы элементларсыз йөрү – куркыныч!
Җәяүлеләрнең хәрәкәт иминлеген тәэмин итүдә контроль-күзәтчелек органнары гына түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кеше җаваплы.
-
Куркынычсыз каникуллар
17 марттан республикада, шул исәптән районда да, балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан «Язгы каникуллар» дигән күләмле чара үткәрелә.
-
Штрафны вакытында түләмәсәң, автомобилеңне алалар
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш.
-
«Тоннель» рейды
Җомга көнне, 19 мартта, иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Яр Чаллы – Водозабор – Яңа поселогы юлына район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Вакытлы ярдәм
15 марттан 16сына каршы төндә район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары – полициянең өлкән лейтенанты Илнар Сәетов һәм полиция лейтенанты Илдар Ильясов Яр Чаллы – Сарман трассасының 27нче километрында юл кырыена төшеп киткән автомобильне чыгаруда ярдәм итәләр.
-
Гаепсезләр зыян күргән
8 март көнне төнге сәгать 11 тулганда Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт юлында «Лексус GX460» һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешә.
-
«Тоннель» рейды узачак
Тукай районында машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр.
-
Җәяүлеләргә – фонарь
Җәяүлеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатыннан хәзер караңгы вакытта юлда йөргәндә аларга фонарьлар тоту киңәш ителә. Әлеге профилактика чарасы ТР Хөкүмәте һәм Эчке эшләр министрлыгының уртак коллегиясендә кабул ителде. Автоюлларга якын урнашкан авылларда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып бару район ЮХИДИ хезмәткәрләренә йөкләнә. Очрашулар вакытында фонарьлар тарату да күздә тотыла.
-
Штрафны – электрон юл белән
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф билгеләү турындагы карарларны электрон юл белән алу автомобиль хуҗалары өчен күпкә уңайлы. Татарстан Республикасында автомат рәвештә эшләүче комплекслар аша чыгарылган карарлар 2019 елдан башлап электрон юл белән җибәрелә.
-
Куркыныч маневр
Алда барган машинаны узу – юлда иң куркыныч маневр-ларның берсе. Бу вакытта автомобиль, бердән, югары тизлектә хәрәкәт итә, икенчедән, каршы юнәлештәге полосага чыга. Алдагы машинаны узып өлгерәсеңә бераз гына шикләнсәң дә, бу маневрга алынмавың яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бар кеше дә болай уйламый шул – алар каядыр ашыга. Менә шул ашыгуның кеше гомеренә торачагын күз алдына китерми. Актив хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләр чынбарлыктан читләшә һәм бу трассада куркыныч хаталар ясауга китерә. Онытмагыз, сез үзегезне нык оста йөртүче һәм сезнең осталыгыгыз чиктән ашкан дип уйлый башлыйсыз икән, бу сезне һәлакәткә юлыгу көтә дигән сүз.
-
Чираттагы «Тоннель»
19 февральдә Яр Чаллы – Водозабор юлының икенче километрында иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Яшь инспекторлар рейдта
Профилактика эшен көчәйтү максатыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңа Троицкий мәктәбенең яшь инспекторлары белән берлектә рейдка чыктылар. Балалар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлаттылар.
-
Руль артында исерекләр
Февральнең беренче җиде көнендә район ЮХИДИ бүлегенә юл-транспорт һәла-кәтләре турында өч хәбәр кергән.
-
Сабыйларның ни гаебе бар?
24 январь көнне көндезге сәгать 10да Яр Чаллы – Сарман трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә дүрт айлык баланың гомере өзелде.
-
«Тоннель»
27 январьда иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре трасса ротасы белән берлектә «Тоннель» рейдына чыга. Чара Яр Чаллы – Водозабор юлының 2нче километрында үтә.