Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек – бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән
Районыбызда урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. Аграрийлар эш фронтын берничә юнәлештә алып бара.
-
«Һәр бозауга үз балама кебек карыйм»: Регина Насыйрова - «ЛЮДИ в кадре» проектының яңа герое
«ЛЮДИ в кадре» видеопроектының яңа чыгарылышын «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү комплексында төшердек. Безнең герой - 16 ел буе армый-талмый бозау караучы булып эшләүче Регина Насыйрова. Әйтергә кирәк, бүген терлекчелектә яңа төр технологияләр никадәр үсмәсен, әлеге тармакта иң мөһиме булып барыбер кеше, моңа өстәп аның үз эшенә булган олы мәхәббәте һәм җылысы кала бирә.
-
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта яңа сортлы орлыкларны кертү турында сөйләштеләр
Хуҗалык җитәкчелеге илнең әйдәп баручы селекционерлары һәм «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе башлыгы белән Кама аръягы климатында яңа сортларны үрчетү перспективаларын карады.
-
Район аграрийлары 35 мең тоннадан артык бөртекле культура җыеп алды
Район басуларында урак кампаниясе дәвам итә: аграрийлар уңышны югалтусыз җыеп алырга омтыла.
-
Бүгенге көнгә районда 33098 тонна ашлык урып-суктырылды
Тукай районында урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. Аграрийлар, бүгенгесе көнгә бөртекле ашлыкның 18 процентын урып-суктырдылар.
-
Алар басуда фронт тоталар
Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу – һәр игенченең намус эше. Район җирлегендә хезмәт куючы аграрийлар шуңа да аяз көннең һәр мизгелен кулланып калырга тырыша.
-
«Гигант» хуҗалыгында суперэлиталы бодайдан югары уңыш алына
«Без – басуда фронт тотабыз!» – ди «Гигант» җитештерү предприятиесе аграрийлары. Бүгенгесе көндә «Гигант» басуларында көзге бодай уру кызу темплар белән бара.
-
Район башлыгы «Кама» агрофирмасының яңа комплексын бәяләде
Район башлыгы Камил Нәҗмиев эшлекле сәфәре кысаларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм районның төп агросәнәгать предприятиесендәге яңарышны бәяләде. «Кама» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Орлыкчылык завод»ында яңа автоматлаштырылган ашлык кабул итү урыны һәм заманча лаборатория сафка басты. Бу урак өстендә логистиканы сизелерлек тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
-
Ике көндә 5186 тонна ашлык урып-суктырылды
Тукай районында урып-җыю кампаниясе старт алды. Аграрийлар, урак кампаниясен көзге бодай урып-суктырудан башладылар. Бүгенгесе көнгә уҗым ашлыгының 7,3 % урып-суктырылган.
-
Күркәм холык, ихласлык – иң зур байлык
Тукай районының иң зур байлыгы — туган җиренә йөрәге белән бәйләнгән, авыл хезмәтенә тугры кешеләр. Фәнис Гайнетдинов җитәкчелегендә Иске Абдул авылындагы сөтчелек комплексы хезмәткәрләр өчен эш урыны гына түгел, ә бердәмлек, тырышлык һәм һөнәри осталык тупланган чын гаилә учагына әверелгән. Буыннан-буынга күчкән тәҗрибә, үрнәк тәртип һәм шәһәр тормышын калдырган, авыл хезмәтенә гашыйк булган кызлар язмышы турында — безнең материалда.
-
Район аграрийлары көзге бодай уңышын җыя башлады
Район аграрийлары өчен кызу чор башланды — басуларда көзге бодайны урып-җыю эшләре бара.
-
Тукай районы делегациясе «Агроволга-2026» халыкара күргәзмәсендә катнашты
Тукай районы делегациясе Казан шәһәрендә узган «Агроволга-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Район механизаторы Илнур Габидуллин газ-мотор ягулыгында эшләүче тракторларны йөртү буенча узган тамашалы чемпионатта иң яхшылар исемлегенә, керде.
-
Камил Нәҗмиев «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның тәҗрибә басуларын карады
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев «Элитные семена Татарстана» Ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров белән берлектә «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Җитәкчеләр биредәге 6 мең гектар мәйданны биләгән культураларның, аеруча яңа сортлар сынау узучы махсус тәҗрибә-эксперимент басуының торышы белән таныштылар.
-
Районда кырларны тикшерү рейдлары башланды
Районда басуларны карап чыгу, ягъни көзге һәм сабан культураларының торышын бәяләү буенча мөһим агрорейд башланган. Чарада район башлыгы Камил Нәҗмиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов катнаша.
-
«Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык районда беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерли башлады
Тукай районы хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә кереште. Әлеге мөһим кампанияне беренчеләрдән булып «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» алдынгылары башлап җибәрде.