“Әниләргә мәдхия” конкурсы бүген кичке 9 да төгәлләнә
"Якты юл" газетасы сайтында Әниләр көне уңаеннан "Әниләргә мәдхия" конкурсы оештырылды. Бик кыска вакыт эчендә барлыгы 7 катнашучыдан фотолар һәм котлаулар кабул итек. Алар сайтта урын алды, шулай ук бер өлеше газетада да чыкты. Калганнары исә газетаның киләсе санында урын алачак. Конкурс барышында катнашучылар белән телефон аркылы да, электрон хатлар...
"Якты юл" газетасы сайтында Әниләр көне уңаеннан "Әниләргә мәдхия" конкурсы оештырылды. Бик кыска вакыт эчендә барлыгы 7 катнашучыдан фотолар һәм котлаулар кабул итек. Алар сайтта урын алды, шулай ук бер өлеше газетада да чыкты. Калганнары исә газетаның киләсе санында урын алачак.
Конкурс барышында катнашучылар белән телефон аркылы да, электрон хатлар аркылы да сөйләшеп, аралашып тордык. Укучыларыбызга активлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Конкурсыбызга бүген йомгак ясалачак. Төп-төгәл кичке 9 да без тавыш бирүне дә, комментарийлар кабул итүне дә туктатабыз. Җиңүчеләребезне исә иртәгә игълан итәрбез. Бүләкләү тантанасының кайчан буласын аерым хәбәр итәрбез.
Шунысын да искәртик, конкурсның шартлары буенча бер көнгә бер IP адрестан бары бер генә комментарий кабул ителә. Кайбер җанатарлар бер язганда төрле исемнәр белән 10 шар комментарий калдырганнар. Без, әлбәттә, аларның берсен генә сайтка чыгардык. Шуңа күрә, аңлашылмаучанлыклар туса, сайт администраторына мөрәҗәгать итеп, борчыган сорауларыгызны бирә аласыз.
Ә хәзергә, әле 9 тулганчы, тавыш бирүне, комментарийлар язуны дәвам итәбез, дуслар!)))
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев