27 ноябрь 2017 яңалыклары
-
“Әниләргә мәдхия” конкурсы төгәлләнде, хәзерге вакытта баллар санала
Укучыларыбыз, алдан хәбәр иткәнебезчә, сайтта барган конкурсыбыз төгәлләнде. Сайттан тавыш бирү алынды. 21.00 сәгатькә булган күрсәткечләрнең скрин күчермәсе алынды. Шушы вакыттан соң язылган комментарийлар сайтка чыгарылмаячак. Хәзерге вакытта тавышларны санау, комментарийларның IP адресларын тикшерү процессы бара. Җиңүчеләрне исә иртәгә сайтта игълан итәрбез. Әйтергә кирәк, катнашучыларыбыз 7 генә булса да, конкурс...
-
“Әниләргә мәдхия” конкурсы бүген кичке 9 да төгәлләнә
"Якты юл" газетасы сайтында Әниләр көне уңаеннан "Әниләргә мәдхия" конкурсы оештырылды. Бик кыска вакыт эчендә барлыгы 7 катнашучыдан фотолар һәм котлаулар кабул итек. Алар сайтта урын алды, шулай ук бер өлеше газетада да чыкты. Калганнары исә газетаның киләсе санында урын алачак. Конкурс барышында катнашучылар белән телефон аркылы да, электрон хатлар...
-
Мусабай Завод авылында Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды
Рәхмәт, әнкәй, сиңа, Кояш булып миңа Мәңге-мәңге яшә бу җирдә! Әниләр көне уңаеннан Мусабай-Завод авылы мәдәният йортында "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәмгә җыелган әниләрне котлап, матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Бәйрәм, "Рухият" клубы ветераннары белән берлектә китапханәдә, чәй өстәле артында дәвам итте, дип хәбәр итә безгә социаль челтәрдән...
-
Күзкәйдән Асылмәрдәновлар республика бәйгесендә җиңеп кайтты
Шушы ял көннәрендә республика күләмендә узган "Төп йорт" конкурсында катнашып, Күзкәйдән Асылмәрдәновлар гаиләсе 2 нче дәрәҗә диплом алып кайтты! Без сезнең белән горурланабыз, гаиләгезгә иминлек, иҗади уңышлар телибез, афәрин, дип хәбәр итә социалҗ челтәрдән Алсу Панина.
-
ЗӘЙНӘБ ФӘРХЕТДИНОВА МӘСКӘҮДӘ: БИК АВЫР ХӘЛЛӘР БАР, ӘММА БЕРЛӘШЕП, МИЛЛӘТЕБЕЗНЕ КҮТӘРЕРГӘ КИРӘК!
Ноябрь аенда Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов Мәскәү шәһәрендә концерт куйды. "Интертат" электрон газетасы концерттан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә. Зәйнәб Фәрхетдинова концерттан алган хис-кичерешләре, Мәскәү тамашачысы турындагы фикерләрен "Татар-информ" хәбәрчесенә дә сөйләде: - Зәйнәб ханым, Мәскәүдә милләт ничек яши, аның сулышын тойдыгызмы? - Мәскәү халкы һәрвакыт көчле...
-
Тукай районында Әниләр көненә багышланган акция узды ФОТО
-
27 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 27 ноябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы булачак. Иртән аз гына кар, төштән соң явым-төшем юк. Һава температурасы көндез 2 градус суык, төнлә 0 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә дә, бөрсекөнгә дә болытлы һава, явым-төшем көтелми, һава температурасы минус тамгасы белән.