Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Әниләргә мәдхия» – Газета сайтында яңа бәйге башланды

26 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан укучыларыбызга уникаль мөмкинлек тәкъдим итәбез. Әниләрегезгә булган барлык матур теләкләрегезне, җылы хисләрегезне фото белән бергә безгә язып җибәрегез, аларның һәрберсе сайтыбызда урын алачак. Шулай ук газета битләрендә дә бастырылачак. Килгән һәр фото «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән яңа конкурсыбызда катнаша. Җиңүчеләребез бу юлы өчәү булачак....

26 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан укучыларыбызга уникаль мөмкинлек тәкъдим итәбез. Әниләрегезгә булган барлык матур теләкләрегезне, җылы хисләрегезне фото белән бергә безгә язып җибәрегез, аларның һәрберсе сайтыбызда урын алачак. Шулай ук газета битләрендә дә бастырылачак.

Килгән һәр фото «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән яңа конкурсыбызда катнаша. Җиңүчеләребез бу юлы өчәү булачак. I урынга - зур таба, II белән III урынга лаек булучыларга исә - 7 салат савытыннан торган җыелма.

Фотолар һәм әниләрегез турында кыскача мәгълүмат, кыскача теләкләр 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аларны газетаның электрон почтасына, яисә "ВКонтакте"га җибәрергә була. Җиңүчеләр комментарий калдыру (һәр комментарий - 10 балл) һәм тавыш бирү ысуллары белән ачыкланачак.

Әниләрегезгә күңел түрендә йөрткән хисләрегез, мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрен газета аркылы җиткерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев