13 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында кызлар күбрәк туа
Октябрь аенда Тукай муниципаль районы гаилә хәле актларын теркәү бүлегендә 34 бала тууы рәсмиләштерелгән. Шуларның 15е малай, 19ы - кыз. Сирәк кушыла торган исемнәрдән тукайлылар үзләренең сабыйларына узган айда Агилә, Сафинә, Эдгар, Әмирхан исемнәрен сайлаган. Гаилә хәле актлраын теркәү бүлегендә хәбәр иткәнчә, октябрьдә 9 пар законлы никахларын билгеләп үткән.
-
«Әниләргә мәдхия» – Газета сайтында яңа бәйге башланды
26 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан укучыларыбызга уникаль мөмкинлек тәкъдим итәбез. Әниләрегезгә булган барлык матур теләкләрегезне, җылы хисләрегезне фото белән бергә безгә язып җибәрегез, аларның һәрберсе сайтыбызда урын алачак. Шулай ук газета битләрендә дә бастырылачак. Килгән һәр фото «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән яңа конкурсыбызда катнаша. Җиңүчеләребез бу юлы өчәү булачак....
-
ГҮЗӘЛ УРАЗОВА БЕЛӘН ИЛДАР ХӘКИМОВ БУ КИЕМНӘРЕ БЕЛӘН НИ ӘЙТЕРГӘ ТЕЛӘГӘН?
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов 14 сезонга аяк басты. Алар Казан тамашачысына "Эксклюзив" дип исемләнгән яңа шоу программаларын тәкъдим итте. Ни өчен тамаша "Эксклюзив" дип атала? Концертның үзенчәлеге нәрсәдә? Интертат хәбәрчесе барысын да үз күзләре белән күреп кайтты. Иң элек тамашачы сәхнәгә чыккан артистларның һәм биючеләрнең киемнәренә...
-
Тукай районы Иске Абдул мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Революцион вакыйгалар кайнап торган вакытта - моннан 100 ел элек авылыбызда алдынгы карашлы, мәгърифәткә омтылучы затлар булгандыр, дип фаразларга кирәк. Чөнки 1917 елның 1 октябрендә Иске Абдул авылында элекке мәдрәсә бинасында дөньяви өчъеллык белем бирү мәктәбе ачыла. Шуннан башлап, бер гасырлык тарихында мәктәп, хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да, ишекләрен...
-
13 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 13 ноябрь көнне, Тукай районында болытлы һава. Көндез пыскак яңгыр, кичкә таба көчәюе ихтимал. Һава температурасы көндез 3 градус җылы, төнлә 0 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә көндез +4 градус, төнлә +2. Явым-төшем көтелми. Чәршәмбе көнне исә синоптиклар яңгыр вәгъдә итә.