Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районы Иске Абдул мәктәбе 100 еллык юбилеен билгеләп үтте

Революцион вакыйгалар кайнап торган вакытта - моннан 100 ел элек авылыбызда алдынгы карашлы, мәгърифәткә омтылучы затлар булгандыр, дип фаразларга кирәк. Чөнки 1917 елның 1 октябрендә Иске Абдул авылында элекке мәдрәсә бинасында дөньяви өчъеллык белем бирү мәктәбе ачыла. Шуннан башлап, бер гасырлык тарихында мәктәп, хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да, ишекләрен...

Революцион вакыйгалар кайнап торган вакытта - моннан 100 ел элек авылыбызда алдынгы карашлы, мәгърифәткә омтылучы затлар булгандыр, дип фаразларга кирәк. Чөнки 1917 елның 1 октябрендә Иске Абдул авылында элекке мәдрәсә бинасында дөньяви өчъеллык белем бирү мәктәбе ачыла. Шуннан башлап, бер гасырлык тарихында мәктәп, хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да, ишекләрен япмаган.

Шушы көннәрдә Иске Абдул урта мәктәбе үзенең 100 еллык олугъ юбилеен билгеләп үтте. Тантанага ветеран укытучылар, мәктәбебездә төрле елларда укытып-эшләп киткән укытучылар, хезмәткәрләр, чыгарылыш укучылары һәм бик күп кунаклар чакырылды. Очрашуга килүчеләр башта мәктәп, музей белән таныштылар, үзләрен укыткан укытучылары, классташлары белән очрашып, мәктәп елларын искә төшерделәр.

Иске Абдул авылында мәгариф эшенә нигез салынуга 100 ел вакыт үтеп киткән.

Шул гомер эчендә авылда ничә буын алышынган, күпме бала туган авылында белем һәм тәрбия алган, күпме укытучы бу балаларга белем биргән.

Менә мәктәп директоры, үзе дә шушы мәктәпне 1994 елда тәмамлаган Резеда Рәвис кызы Гарипова 100 еллык юбилей тантанасын ачык дип игълан итте. "Мәктәбебез бүгенге бәйрәмгә бик матур нәтиҗәләр белән килде. 2016-2017 уку елы нәтиҗәләре буенча, мәктәбебез 4 урында, спорт ярышларында 3 урынга лаек булды", - дип мәгълүмат биреп узды. Һәм кыңгырау чылтырады... Алып баручыларның дулкынландыргыч шигырь юллары безнең йөрәкләрне мәктәп елларына тоташтырып куйды.

Район җитәкчелеге исеменнән мәгариф идарәс җитәкчесе Рамил Исаев мәктәбебезне бу олы юбилей белән бик җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ветеран укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

Шулай ук ут күршеләребез Теләнче-Тамак, Сәмәкәй, Иске Дөреш, Яңа Бүләк мәктәбе директорлары үз коллективлары исеменнән олуг юбилеебыз белән котладылар.

Сүзне авыл җирлеге башлыгы, 2009-2011 елларда шушы мәктәп белән җитәкчелек иткән Резеда Сафина алды.

Сәйдәш авыл хуҗалыгы җитәкчесе, мәктәбезнең 1984 елгы чыгарылыш укучысы, төп киңәшчебез, ярдәмчебез Марат Тәлгатович тәбрикләде.

Мәктәп юбилее чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды.

Аннан бәйрәм мәктәпнең иркен ашханәсендә мул табын артында, эчкерсез аралашу белән дәвам итте, дип хәбәр итә мәктәп директоры Р. Гарипова.

Фоторпеортажны БИРЕДӘ карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев